Җитен боткасы рецепты
Дөрес туклану сериясеннән файдалы ботка рецептын тәкъдим итәм.
1,5 кашык җитен оны (льняная мука), 4 хөрмә җимеше, 4 караҗимеш, 1/2 банан, якынча 1/2 стакан су (сыеграк итәсегез килсә,су өстәгез).
Барлык ингредиентларны блендер белән ваклыйбыз. Бераз какао яки кэроб, чия дә, караҗиләк тә өстәргә мөмкин. Табынга куйганда җимешләр, чикләвек бн бизәргә була.
Кэроб - тәме буенча какаоны хәтерләткән татлы порошок.