Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итексез итекчеләр, яки легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә уздырылган бәйге

news_top_970_100
Итексез итекчеләр, яки легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә уздырылган бәйге
Фото: Лилия Йосыпова

3, 4 май көннәрендә Түбән Каманың «Шинник» спорткомплексында легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры булып узды. Быел ул 30нчы мәртәбә оештырылды. Түбән Камага 30 команда җыелды. Казаннан 4 команда барды (Яңа Савин, Совет районнары һәм «Зилант» клубы 2 команда белән килде). 252 көрәшче бил алышты.

Командалар арасында Чаллы (Комсомольский) – I, Лаеш – II, «Зилант» III урынны яулады. Лаешлар 1 баллга гына калышты. Келәмдә дә, тамашачылар почмагында да, хөкемдарлар тирәсендә дә бик кызу булды. Ул кычкырулар, ул тавыш... Әле дә «айнып» бетеп булмый. Чемпион Райнур! Кубоклы «Зилант»! Итексез итекчеләр яки призерсыз Түбән Кама... – әнә шулар һәм башка күп кызыклы моментлары белән истә калыр кебек бу турнир.

Беренчелекне алган Чаллы командасында 3 егет үз авырлыгында чемпион булды: Азат Габдрәшитов (90 кг), Радик Сәлахов (130) һәм Ранис Гыйләҗетдинов (130+). Сүз уңаеннан, күптән түгел булып узган көрәш буенча Россия чемпионатында да Чаллының нәкъ менә шушы егетләре чемпион булды. Татарстан откан 8 алтын медальнең өчесе чаллыларга эләкте ул чакта. Тренерлары – Илнур Хәйбуллин. Көрәшчеләрне еш яктыртабыз, тренерлар турында азрак сөйлибез. Илнур Хәйбуллинның да көрәштә куйган хезмәте зур! Залдан гына гел күзәтәбез үзен: тыйнак, мактанмый, кычкырынып йөрми, артыгын сөйләшми ул. Ә егетләре келәмдә отып чыкканнан соң, бөтенләй икенче Илнурга әйләнеп куя. Герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында, мәсәлән, 130+ авырлыктагы Ранис Гыйләҗетдинов җиңеп чыккач, Илнурның, шатлыктан кычкыра-кычкыра, аны күтәреп алып келәмгә салулары әле дә күз алдымда тора. Менә шундый моментлар безгә көрәштә тагын да адреналин бирә, ярышны бизи.

– Командабызның һәм үземнең бөтен җиңүләр Аллаһы Тәгалә кулында. Тренировкалардан соң намаз укыгач та, башка вакытта да гел Аллаһы Тәгаләдән: «Егетләргә, җәрәхәтләр алмыйча, озак һәм матур, тигез итеп көрәшергә язсын», – дип сорыйбыз. Догаларыбызны ишетәдер, бүгенге көндә безгә җиңүләрне бирә. Бөтен әйбер Аның кулында. Бүген пьедесталда – без, иртәгә – башкалар. Чемпион бер генә була. Иң мөһиме – кешелеклелек, командада бер-беребезгә мөнәсәбәт әйбәт булсын! Тренировкаларда, физик як белән бергә, шушы төшенчәләрне дә алга куярга тырышам. Үзем Зәйдән. Мине дә тренерым шулай өйрәтте, – ди Чаллының көрәш буенча тренеры Илнур Хәйбуллин.

Лаешларга бераз гына нидер җитеп бетмәде. Илназ Рамазанов та аксатты, 65 кг авырлыкта көрәшүче Алексей Абрамов та бу юлы III тә калды. «Алексей җиңәр», – дип ышанып торганнар иде. Менә анда көтелмәгән борылыш булды. «Зилант» командасы өчен көрәшүче, Арча районының Ашытбаш авылы егете Райнур Фәйзрахманов Алексейны җиңеп чыкты. Шундый күп мактау сүзләре яуды Райнур тарафына. Күз тидереп бетермәгән булсак ярый. «Бераз арытты. Әмма мондый рәхәт хисләрдән соң, арыганнар онытыла. Алексейны отармын дип уйламаган идем. Шулай да, «настрой» бар иде», – дип уртаклашты Райнур безнең белән. Чемпион егетнең тренерлары – Сәлахов Марат, Илшат Идиатов, Илмир Төхвәтуллин.

«Зилант» III урынны алды. Әле узган елның ноябрендә генә оешкан клуб бит ул! Шундый яхшы «бәреп» керде алар. Көрәш буенча Татарстан чемпионатында да лидер командаларның йокысын качырган иделәр. Яхшы тренерлар составы булдырып, спортзаллар табып, көрәшчеләр җыеп, балаларга түгәрәкләр оештырып, матур эшләп китте «Зилант». Тырышлыкларының нәтиҗәсе дә тиз күренә башлады. Башкаларга – зур, көчле, яхшы көндәш! Көрәшебездә алга бару, үсү, кайбер районнарга бераз булса да «йокыдан уяну» өчен көндәшлек, матур үрнәкләр бик кирәк.

Җиңүче командаларга – кубок, көрәшчеләргә акчалата бүләк (I – 25 мең, II – 20 мең, III урынга 15 мең сум күләмендә), медаль һәм дипломнар бирелде.

Түбән Камага, шундый дәрәҗәле турнирны озак еллар саклап килгәннәре, оештырганнары, матур итеп уздырганнары өчен рәхмәт. Кызганыч, итекченең итеге юк, дигәндәй, үз район командаларыннан гына бер генә призер да, чемпион да булмады... Шундый зур район, шәһәрдә милли көрәшебез дә үссен иде, дип теләп калабыз. Мөмкинлекләре юк түгел, җиң сызганып тотынырга кирәк. Бүгеннән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100