Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итальянча «солянка» рецепты

news_top_970_100
Итальянча «солянка» рецепты
Фото: Freepik.com

Солянка яратучылар итальян кухнясында популяр колбасалы-итле аш пешерә ала. Әлеге рецепт белән «Атна вакыйгалары» газетасы уртаклаша.

Бу ашны фрикаделька, яшелчә һәм вак макарон салып пешерәләр.

Фрикаделька ясау өчен кирәк: 200 грамм ит фаршы, 200 грамм колбаса фаршы, 1/2 стакан вакланган сохари (ипи дә ярый), 1/3 стакан угычта уылган сыр (итальяннар каты сыр – пармезан сала), 1 йомырка, 1/4 стакан туралган петрушка, изелгән сарымсак (2 тырнак), тәменчә тоз һәм борыч.

Аш өчен кирәк: 8-10 стакан тавык шулпасы, 1 суган, 2 кишер, 3 сельдерей сабагы, 2 тырнак сарымсак, 1 чынаяк вак макарон (дөге ярмасы кадәрле вак макарон эшләнмәләре салырга була: мәсәлән, «ачини ди пепе», «орзо» яки «йолдыз»лар), тәменчә тоз һәм борыч.

Иң элек, рецептта күрсәтелгән ингредиентларны бутап, фрикаделькалар ясарга (бер фрикаделькага якынча 2 чәй кашыгы фарш җитә). Аннары зур кәстрүлгә яки казанга үсемлек мае салып, фрикаделькаларны уртача утта 4-5 минут кыздырырга кирәк. Кызган фрикаделькаларны кәстрүлдән алып куярга.

Кәстрүлгә тагын 1-2 аш кашыгы үсемлек мае өстәргә. Шакмаклап туралган суган, кишер һәм сельдерей салып, 3-4 минут кыздырырга. Сарымсак кушып, тагын 1 минут пешерергә. Шуннан соң яшелчәләргә шулпа (тавыктан яки башка иттән әзерләнгән) салырга. Ул кайнап чыккач, вак макарон, тәменчә тоз һәм борыч, фрикаделькаларны өстәргә.

Бөтенесен бутап, капкачын ябып, ашны талгын утта 7-9 минут (яки макарон кабында күрсәтелгән вакытны исәпкә алып) пешереп бетерергә. Әлбәттә, бу ашны һәркем үзе яратканча, башка яшелчәләр белән дә әзерли ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100