news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Итальян егете Даниэле бик җиңел әзерләнә торган «Маргарита» пиццасын пешерә – видео

news_top
Итальян егете Даниэле бик җиңел әзерләнә торган «Маргарита» пиццасын пешерә – видео
Зилә Мөбәрәкшина

Итальян егете Даниэле Казандагы пиццериясендә итальян рецепты буенча «Маргарита» пиццасын пешереп күрсәтте. «Интертат» хәбәрчесе пиццадан авыз итеп карады һәм бик ошатты.

Моның өчен: камыр, томат пастасы, базилик һәм сыр кирәк.

Даниэле әзер камырны уклаусыз кулы белән генә җәйде. «Камырның рецепты сер булып калсын», – ди пешекче.

Италиядә пицца өчен камыр әзерләүнең стандарт рецепты бар: иләктән чыгартылган он, диңгез тозы, зәйтүн мае һәм кайнаган су. Шуларны бергә кушып, камыр җәябез.

  1. Камырны юка итеп җәябез.
  2. Камыр өстенә томат пастасын таратып чыгабыз.
  3. Тигез итеп угычтан чыгартылган сыр сибәбез.
  4. Өстенә базилик сибәбез.
  5. Пиццаны 250 С градуска кадәр кызган мичтә яки духовкада пешерәбез. «10-15 минут җитә», – ди Даниэле.

Ашларыгыз тәмле булсын! Buon appetito!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар