Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Италиядә яшәүче җырчы Рафис Хөснетдинов махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм җибәргән

news_top_970_100
Италиядә яшәүче җырчы Рафис Хөснетдинов махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм җибәргән
Фото: Рафис Хөснетдиновнең шәхси архивыннан

Италиядә яшәүче опера җырчысы Рафис Хөснетдинов махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә 30 мең сум күләмендә ярдәм җибәргән. Бу хакта «ВКонтакте»да «Актаныш районы советы» төркемендә хәбәр итәләр.

Бу акчаны ул Актаныш районының Актанышбаш авылында яшәүче волонтер Резида Храмовага салган.

«Италиядә минем дустым, шагыйрә Алия Солтан яши. Тумышы белән Чакмагыш кызы. Шушы көннәрдә ул миңа багышлап шигырь язган иде һәм аны бик күп дусларына җибәргән. Шигырь волонтерлык хәрәкәтенә багышланган иде. Бик күп яхшы сүзләр яздылар, рәхмәтләр. Арасында шушы хат та бар иде:

«Хәерле көннәр Резида ханым. Сезнең телефон номерын якташым Алиядән алдым, ачуланмассыз, дим. Сезгә язуымның максаты – минем бертуган абыемның улы, отставкадагы полиция майоры Радик Хөснетдинов узган ел 8 декабрьдә махсус хәрби операция барышында һәлак булды. Менә инде елы тулып килә. Алия аша, сез СВОда булган батырларыбызга ярдәм җыеп озатасыз, дип ишеттем. Әлбәттә, әйбер салырлык мөмкинлек юк, мин сезгә туганымның рухына, батырлыгы истәлегенә, анда булган егетләребезгә ярдәм җибәрәсем килә. Акчалата. Мин сезгә салыр идем, кирәк-яракларны үзегез алырсыз дип өмет итеп калам. Рәхмәт белән җырчы Рафис Хөснетдинов».

Рафис әфәнде 30 мең акча күчерде һәм егетләргә җылы носкилар, азык-төлек алырга кушты. Носкилар җитәрлек күләмдә булу сәбәпле, мин инде җитешмәгән әйберләрне алырга булдым. Аллаһның мең рәхмәтләре булсын бу егеткә. Туганының рухы шат, урыннары җәннәттә булсын. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез туган илгә, туганнары янына әйләнеп кайтсыннар иде», – дип сөйләгән Резидә Храмова.

«Рафис әфәнде читтә булса да, туган ягын, туган туфрагын, халкын онытмый ул. Тиздән, егетләребезгә дип җыелган чираттагы гуманитар йөк юлга кузгалачак. Һәрдаим ярдәм кулы сузган, битараф булмаган райондашларыбызга рәхмәт. Изге эштә һәркем катнашып, үз өлешен кертә ала», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100