Италиядә соңгы 100 ел эчендә иң көчле су басу күзәтелә. 23 елга ярларыннан ташыган, 41 шәһәрдә 280 шуышма барлыкка килгән. Бу хакта Топор Live. «Телеграм» каналы яза.
Йөзләгән торак йорт су астында калган. Һәр урында җир убылу күзәтелә.
Табигать бәла-казасында 13 кеше һәлак булган, 20 меңгә якын кеше йортсыз калган.
Синоптиклар фаразы да өметләндерми: алдагы көннәрдә яңгыр туктарга җыенмый.