Италиядә «Спрут» сериалы йолдызы вафат
Патрисия Милларде судьия Сильвии Конти булып уйнаган иде.
«Спрут» сериалында уйнаган француз актрисасы Патрисия Милларде 64 яшендә вафат булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Журналист Дэвид Маджио сүзләренчә, актриса Рим шәһәрендә Сан-Камилло госпиталендә йөрәк өянәгеннән үлгән.
Патрисия 1990 елда Римга күченеп яши башлый. Моңа кадәр ул 1989 елда «Спрут» сериалының дүртенче сезонында төшә.
Патрисия Милларде «Элен и ребята» сериалында да төшкән булган.
- «Спрут» — күп серияле телевизион сериал. Сәяси триллер. Ул 1984 елда төшерелә башлый. Кинода Италиядә полиция белән Сицилия мафиясе арасындагы вакыйгалар, суд органнарының ришвәтчелек белән көрәше турында сөйләнә.
- Италия, Франция һәм Германия ярдәмендә төшерелгән. Премьерасы 1984 елның 11 мартында булган.
- Европада, шулай ук Россиядә бик популяр фильм. 8 мини-сериал төшерелгән.