Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Италиядә бер ир-атның күзеннән канлы яшьләр аккан

Сирәк авыруы аркасында, Италиядә яшәүче бер ир-ат канлы яшьләр белән елый башлаган. Бу хакта "Лента.ру" хәбәр итә. 

news_top_970_100
Италиядә бер ир-атның күзеннән канлы яшьләр аккан
52 яшьлек ир күзеннән кан агуга зарланып, ашыгыч ярдәм чакрган. Бу хәл көтмәгәндә килеп чыккан һәм ике сәгатьтән артык барган. Кан агуны туктата алмагач, ир-егет табибларга мөрәҗәгать иткән.

Берникадәр вакыттан бу хәл тагын кабатланган. Табиблар аптырашта калган. Чөнки авыруның хәле әйбәт булган. Ул бәрелмәгән, авыртуларга зарланмаган, күз күреме начарланмаган. Мондый хәл аның белән элек күзәтелмәгән.

Пациентны тикшергәннән соң, күз алмасын каплый торган мембранасында хилафлык ачыкланган. Шулай ук күз кабагы астында берничә шеш тә тапканнар. Бу билгеләр барысы да гемолакрия авыруына ишарәли. Бу бик сирәк очрый торган халәт һәм андый очракта кеше канлы яшьләр белән еларга мөмкин икән.

Табиблар әлеге очракта кулланыла торган тамчылар файдаланган. Күздән кан сарку башка күзәтелмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100