Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Италия Украинага корал җибәрүне туктатты

news_top_970_100
Италия Украинага корал җибәрүне туктатты
Абдул Фархан

Италия Украинага яңа корал җибәрергә әзерләнми, дип белдергән илнең оборона министры Гуидо Крозетто Il Messaggero газетасына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости яза.

«Без алтынчы пакетны әзерләмибез (Киев өчен кораллар исемлеге белән ведомствоара декрет. – РИА Новости искәрмәсе.) һәм Украинага ракета җибәрү турында сөйләшмибез. НАТО һәм Евросоюз кысаларында киләчәктә Украинага хәрби ярдәм итү турында яңа карар булырга мөмкин, ләкин элекке хөкүмәт вәгъдә иткән коралларны җибәрүне туктатабыз», – диде ул.

Крозетто искәрткәнчә, хәрби ярдәм парламентта күпчелек хуплаган резолюция кысаларында күрсәтелә.

«31 декабрьгә кадәр хәрби тәэмин итү турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирә торган кысалар бар», – диде оборона министры.

Крозетто фикеренчә, конфликтны җайга салуның бердәнбер дөрес карары – сөйләшүләр.

«Мин конфликт башыннан ук ике як арасында диалог кирәклеге турында әйттем. Хәрби хәрәкәтләрне туктатырга, сөйләшүләр өстәле артына утырырга һәм тынычлыкка ирешергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады министр.

Ноябрь урталарында Италиянең Украинага хәрби ярдәм турында яңа декрет кабул итү ихтималы хакында la Repubblica газетасы язды. Аннары Il Messaggero басмасы, Хөкүмәттәге чыганакларга сылтама белән, Римның алтынчы ярдәм пакетын туктатуын хәбәр итте. Бу атнада Италиянең Хөкүмәт коалициясе вәкиленә сылтама белән Рейтер агентлыгы хәбәр иткәнчә, Рим Украинага һава оборонасына каршы төрле системалар бирергә әзер.

Россия Киев режимына корал җибәрүдә катнашучы барлык илләргә дипломатик нота юллады. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров билгеләп үткәнчә, әлеге йөкләр Россия Кораллы Көчләре өчен законлы максатка әверелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100