Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җитәкчеләргә нәсыйхәт: мал күренерлек симерсә, халык аны суеп ашап бетерә

news_top_970_100
Җитәкчеләргә нәсыйхәт: мал күренерлек симерсә, халык аны суеп ашап бетерә
Фото: © "Татар-информ"

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә «Җитәкчеләргә нәсыйхәт» урнаштырды.

«Персия иле (хәзерге вакытта Иран) хәлифәткә кушылгач, хәлиф Гомәр ибне Хәттаб радыйәллаһү гәнһү Әбү Муса әл-Әшгари исемле ярдәмчесен шунда җитәкче-идарәче итеп җибәрә. Бераз вакыт узгач, ул аңа шундый хат яза:

«Җитәкчеләрнең иң яхшысы шул, кем халыкның әхлагы яхшыруына сәбәпче була. Җитәкчеләрнең иң начары исә шул, кем аркасында халык әхлагы бозыла. Йә Әбү Муса! Беркайчан да зур байлыкка ирешергә омтылма. Юкса синең кул астындагы кешеләр дә байлык артыннан куачак. Ни кадәр күбрәк ашый, шуның кадәр күбрәк симерә торган хайван синең өчен бер мисал булып тора ала: әгәр ул мал күренерлек симерсә, халык аны суеп ашап бетерәчәк...», – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100