Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җитәкчеләр хезмәт хакын 20 проценттан да артыкка киметә алмаячак

news_top_970_100

Эш бирүче дисциплинар җәза вакытында хезмәткәрнең хезмәт хакы күләмен 20 проценттан артыкка киметә алмаячак. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты икенче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Бу хакта РИА «Новости»га комитет башлыгы Ярослав Нилов сөйләгән.

«Эш бирүче (профсоюз фикерен исәпкә алып) премия күләмен дисциплинар җәза кулланылган чор өчен генә киметә алачак. Шул ук вакытта ул айлык хезмәт хакының 20 проценттан артыгына кагыла алмаячак. Башкача әйткәндә, эш бирүче бер мәртәбә кылынган дисциплинар гаеп өчен хезмәткәрнең премиясен күп тапкыр кисә алмаячак», – диде ул.

Депутат бу мәсьәләнең ни өчен күтәрелүенә дә җавап биргән.

«Эш бирүчеләр закондагы җитешсезлекләр аркасында хезмәткәрне стимуллаштыручы түләүләрдән мәхрүм итү мөмкинлегеннән артык күп файдалана. Димәк, бер яктан, хезмәткәр мәнфәгатьләрен һәм аның керемнәрен якларга, ә икенче яктан – эш бирүчегә хезмәт бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен дисциплинар түләтүләр куллану хокукын саклап калырга мөмкинлек бирә торган нормалар механизмы кирәк», – ди депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100