Җитәкче хезмәткәрләренә тавыш күтәрергә тиеш түгел, чөнки закон һәм Хезмәт кодексы күзлегеннән караганда, ул – үз кул астында эшләүчеләр кебек үк хезмәткәр. Аның статусы зуррак җаваплылыкны, югарырак хезмәт хакын һәм киңрәк функционалны гына күздә тота. Бу хакта юридик фәннәр докторы, Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Шуңа күрә этикет, аралашу кагыйдәләрен үтәүгә, башка хезмәткәрләрнең намусын һәм абруен яклауга килгәндә, җитәкче башка эшчеләрдән өстенрәк саналмый», – дигән Иван Соловьев.
Аның сүзләренчә, Россия Хезмәт кодексы хезмәткәрнең намусын һәм абруен, хокукларын яклый, шуңа күрә хезмәткәр һәрвакыт яклауда була.
«Әгәр хезмәткәрне эштә даими рәвештә кимсетсәләр, хурласалар, бу – «Кимсетү» маддәсе нигезендә административ хокук бозу булып саналачак. Шуңа күрә дәлилләрсез гаепләргә ярамый», – диде юрист.
Дәлил буларак видеоязмалар, бу хокук бозуны күреп торган һәм аның системалы булуын раслый алучы хезмәттәшләрнең күрсәтмәләре кулланылырга мөмкин, диде белгеч. Шул ук вакытта бер мәртәбә кимсетү өчен дә җәза бирелергә мөмкин.
«Шуны аңларга кирәк, оешмада үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең дә регламенты бар. Хезмәт кодексы һәм баш актлар белән яклаудан тыш, эш бирүченең локаль актлары, шулай ук кешенең үз-үзен тотышына билгеле бер таләпләр язылган хезмәт килешүе булырга мөмкин», – дигән юрист.
Мөһим нюанс: хезмәткәрләр бу документлар белән танышып, аларны имзалаган булырга тиеш. Бу – кадрлар хезмәте бурычы булып тора.
«Әгәр анда итагатьле булу һәм әдәпле аралашу таләпләре бар икән, локаль норматив акт нормаларын, шулай ук Хезмәт кодексын, Административ кодексны бозуга сылтарга була», – дигән Соловьев.
Бу очракта, әгәр хезмәткәрнең хокуклары бозыла икән, этаплап эшләргә кирәк: дәүләт оешмасының югары җитәкчелегенә яки шәхси компания хуҗасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәтиҗә булмаса, хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итеп була.