Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җитәкче вазифага әзерлиләр иде». Яшь кассир кыз банктан 26 миллион урлаган

news_top_970_100
«Җитәкче вазифага әзерлиләр иде». Яшь кассир кыз банктан 26 миллион урлаган
Михаил Захаров/архив

Түбән Новгородта банктан 26 миллион сум урлауда гаепләнүче 24 яшьлек кассир хатын-кыз суд каршына басачак. Валюта белән операцияләр башкарганда аңа ире ярдәм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2 ел дәвамында банк хезмәткәре эшеннән шактый зур суммалар алып чыга. Ул акчаны үзенең яки сөйгәненең хисабына салып бара. Ир белән хатын акчаны үзләренә тота – аларның кыйммәтле машинасы, престижлы микрорайонда фатиры, айфоннары, макбуклары, «текә» киемнәре була. Урланган акчага алар сәяхәтләргә йөри.

Кассир хатын-кыз эшкә килмәгәч, банкта чаң суга башлыйлар һәм акча югалу да шул чакта гына ачыклана. Җинаять эше ачыла, аннары гаепләнүчеләр тоткарлана.

Хәзер якынча тикшерү эшләре тәмамланган. Кассир хатын һәм аның ире сак астында, алар тиздән суд каршына басачак. Бу кешеләрне 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

«Зыянны кайтару максатында, гаепләнүчеләрнең берсенә 3,9 млн сум күләмендә арест салынган», – дигәннәр Түбән Новгород өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Тикшерү ачыклаганча, кассир хатын-кыз, банк клиентларына әйтмичә генә, фиктив операцияләр башкара, чит ил валютасы ала һәм акчаның артык өлешен үзләштерә.

Хезмәттәшләре бу хезмәткәр турында яхшы фикерләр генә әйтә, алар әлеге вакыйгадан соң шок кичерә. «Ул – акыллы, белемле, эшен белә торган кеше. Берәр җитешсезлек чыкса, ул хатаны табарга ярдәм итә иде. Вазифасында күтәрелергә тиеш иде. Аны җитәкче урынбасары итеп әзерләделәр», – ди хезмәттәшләре.

Кассир хатын-кызның атасы сүзләренчә, аның кызына яла ягалар. «Якын арада аны эштә күтәрергә тиешләр иде, шуңа күрә хезмәттәшләре көнчелектән шулай эшләгән. Ул күпләрнең юлына аркылы төшкән – кешеләр озаграк та эшләп, андый вазифада булмаган бит, менә шуңа ачулары чыккан», – ди әти кеше.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 март 2023
    Исемсез
    Ике ел дэвамында бердэ ревизия ясалмаган что ли ?!? Сэер куренеш. Кассир узе генэ булмаган бу эштэ иманым камил. Хужа бн берлектэ эшлэнгэн булырга бик момкин 👌🏻
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100