Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ит ыслый торган җайланманы кулдан ясап кую өчен җиңел генә ысул

Кирпечләр, такта, калай ярдәмендә ыслау җайланмасы ясап була.

news_top_970_100
Ит ыслый торган җайланманы кулдан ясап кую өчен җиңел генә ысул
Салават Камалетдинов

Итне, балыкны өй янында ыслау өчен җайланманы кулдан гына ясап була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. Җайланма һәм аны ясау тәртибе төшерелгән фотолар да шушы сайтта куелган.

Моның өчен 14 кирпеч, 60 ка 40 сантиметр зурлыктагы калай кисәге, дүрткә бүленгән 1 такта кисәге, ДВП тактасы, духовканың металл рәшәткәсе, кадаклар кирәк.

Башта 4 кирпечне горизонталь яткырып тезәргә: бер якка икене, икенче якка икене куярга. Алар бер-берсеннән 40 см ераклыкта булырга тиеш. Шуның өстенә тагын дүрт кирпеч куярга — ул мич авызы биеклеген көйләү өчен була.

Конструкциянең өстенә калай куярга. Калай өстендә йомычка яначак һәм иткә тәмле ис бирәчәк. Моның өчен зирек йомычкасы алу яхшы, ул әче тәм кертми, иткә баллы тәм бирә. 

Калай өстенә чираттагы катны — кирпечләрне турыпочмаклык итеп тезәргә кирәк. Кирпеч өстенә металл рәшәткә куела.

Ыслау җайланмасының өсте өчен дүрт такта кисәгеннән тартма ясап урнаштырырга. Такта тартма ясаганда шуны истә тотарга: кирпеч белән тартма арасында ярык калмасын. Юкса пычкы чүбе җиткереп бетереп булмас — һава кереп торгач, алар бик тиз янып бетә.

Тартма белән кирпечтән өелгән җайланманы тоташтырырга, өстенә ДВП капларга.

Аннары мич авызына утын тутырып ягарга, металл калайга йомычка куярга, рәшәткәгә ит тезәргә. Сәгать ярым дигәндә ысланган ит әзер булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100