Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тушенка рецепты

news_top_970_100
Тушенка рецепты
Фото: Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Тушенка рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: ит, терлек мае, түгәрәк кара борыч, дәфнә яфрагы, тоз.

Итне һәм терлек маен шакмаклап турарга.

700 мл банкаларның төбенә 5-6 кара борыч һәм дәфнә яфрагы салырга. Банканың яртысына кадәр ит салырга, 1 бал кашыгы тоз һәм ит белән тутырып бетерергә, өстенә терлек мае турап салырга. Аннары банкаларны фольга белән ябарга һәм, пары чыксын өчен, тишеп чыгарга.

Духовка табасына бер кап тоз салырга һәм шунда банкаларны тезәргә.

Банкаларны куйганда духовка салкын булырга тиеш. 200 градуста 4 – 4,5 сәгать пешерергә. Банкалар бераз суынганчы духовкада кала, аннары тимер капкач белән ябарга.

«Тушенка тәмле, сусыл килеп чыга», – дип язган ул.

Видео Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100