news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ит һәм яшелчә белән салат

Ит һәм яшелчә белән салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Ит һәм яшелчә белән салат

Салат өчен: 200 грамм пешкән сыер ите, 1 банка маринадланган баллы гөмбә (опята), 2 маринадланган кыяр, 1 зур баллы борыч, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, яшел тәмләткечләр, майонез.

Баллы борычның орлыкларын чистартып, саламлап турарга.

Суганны ярымбоҗралап, пешкән сыер итен һәм кыярны саламлап, яшел тәмләткечләрне вак итеп турарга, сарымсакны изәргә.

Барысын бергә кушарга да, тәменчә тоз сибәргә һәм майонез белән болгатырга.

Табынга матур итеп бизәп чыгара аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар