news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ИТ-ипотеканы күбрәк айтишниклар файдалана алачак

news_top

2025 елда ИТ-ипотека программасында катнашу өчен исемлеккә кертелгән компанияләр саны 2 тапкырдан күбрәккә арткан. Хәзер исемлектә 6 меңнән артык оешма бар – димәк, тагын да күбрәк белгеч ташламадан файдалана алачак. Бу хакта Цифрлы үсеш министрлыгы телеграм-каналы хәбәр итә.

Исемлеккә нинди компанияләр кертелгән

2024 ел нәтиҗәләре буенча салым ташламаларын кулланган һәм салым серен ачуны тәэмин иткән компанияләр, ягъни Федераль салым хезмәтенә 10062 коды буенча ризалык юллаган компанияләр. Моны 20 майдан да соңга калмыйча эшләргә кирәк иде. Әгәр элегрәк вакыты чикләнмәгән ризалык бирелгән булса, аны яңадан бирүнең кирәге юк.

Әгәр оешма Федераль салым хезмәтенә ризалыгын тиешле вакытта юлламаган булса, банк заемщикның ИТ-ипотека шартларына туры килә торган компаниядә эшләвенә ышана алмаячак. Программаның яңа шартлары 2024 елның 1 августына кадәр рәсмиләштерелгән ташламалы кредитларга кагылмый.

Компания исемлеккә эләккәнме икәнен ничек белергә

Моны Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Эзләү юлына ИНН яки компания исемен кертү дә җитә.

Исемлектә үз компанияңне тапмасаң, нишләргә?

Эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бәлки, ризалык дөрес тутырылмагандыр яки вакытында бирелмәгәндер. Ризалык тутыруның дөреслеген инструкция буенча тикшерергә мөмкин.

Аккредитация вакытында бирелә торган 20009 коды буенча ризалык туры килмәячәк – салым ташламалары турындагы 10062 коды буенча аерым ризалык кирәк. Исемлекне яңарту 25 сентябрьдән соң көтелә, оешмаларга 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча ризалык бирергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар