Россия Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Хөкүмәтнең финанс-икътисад блогы IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасын туктату сценарийларын эшли. Бу хакта РБК басмасына IT һәм финанс базарындагы өч чыганак хәбәр иткән.
Басма мәгълүматлары буенча, карала торган вариантларның берсе программаны 2026 елның декабрендә тәмамлауны күздә тота. Федераль түрәләрнең берсе белдергәнчә, мәсьәлә бюджет чыгымнарының өстенлекле юнәлешләрен билгеләү кысаларында карала. Әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән.
Цифрлы үсеш министрлыгында киләсе чорда программаны финанслау мәсьәләсе бюджет чаралары чикләнгән шартларда эшләнүен хәбәр иткәннәр. Министрлыкта заем алучылар алдындагы йөкләмәләр үтәләчәген, ә кредит ставкаларының килешүдә каралган бөтен срок дәвамында үзгәрешсез калачагын билгеләп үткәннәр.
2024 елдан бирле IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасы ярдәмендә 22 меңгә якын кеше 150 миллиард сумлык торак сатып алган. Гомумән алганда, программадан 100 меңнән артык белгеч файдаланган. Бу турыда «Татар-информ» яза.