Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ит һәм дөге тутырылган кабак рецепты

news_top_970_100
Ит һәм дөге тутырылган кабак рецепты
"Челнинские известия"

Рәйхана Галимҗанованың ит белән дөге тутырылган кабак рецептын тәкъдим итәбез. Рецепт «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Кабакның зурлыгын кеше санына карап сайлап алырга кирәк. Берничә төрле ит салырга да мөмкин, ә дөгене карабодай, тары, солы ярмасы белән алыштырырга була.

Ингредиентлар: 1 кг ит, 300 грамм дөге, 2-3 суган, 1-2 кишер, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, бераз атланмай, тоз, борыч, дәфнә, сарымсак.

Дөгене тозлы суда 5 минут пешереп алырга, аннары кайнар су белән юарга.

Итне шакмаклап турарга, үсемлек маенда бераз кыздырып һәм пешереп алырга.

Суганны турарга, кишерне угычтан чыгарырга.

Кабакны юарга, коры итеп сөртергә, капкач кебек итеп өстен кисеп алырга. Кашык белән кабакның йомшагын һәм төшләрен алырга. Кабакның стеналары калынлыгы 0,5 сантиметр булырга тиеш.

Кабак эчлеге ингредиентларын барысын бергә салып болгатырга, кабакка тутырырга, бераз кайнар су яки шулпа салырга. Табаны майларга, кабакны табага куярга һәм үсемлек мае белән майларга.

Тутырылган кабакны 180 градуска кадәр кызган духовкада 1-1,5 сәгать пешерергә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100