news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

IT-белгечләргә ташламалы ипотеканы ничә яшькә кадәр бирәләр?

news_top
IT-белгечләргә ташламалы ипотеканы ничә яшькә кадәр бирәләр?
"Татар-информ" архивы

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы IT-белгечләргә ташламалы ипотека бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу турыда ведомствога сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Министрлык белешмәсе буенча, яңа кагыйдәләр аккредитация булган барлык IT-компания белгечләренә ташламалы ипотека бирүне күздә тота.

«Шулай ук хезмәткәрнең кеременә карата таләпләр киметелә, максималь яшь арттырыла. Эшкә урнашуга карата шартлар да гадиләштерелә», – диелә хәбәрдә.

Мөһим үзгәрешләр арасында – белгечнең яше. Ул 18 дән 50 яшькә кадәр киңәйтелә. Моңа кадәр ул 22 дән 44 яшькә кадәр иде.

Ипотека кредиты алгач, белгеч аккредитацияләнгән компаниядә 5 ел эшләргә тиеш. Моңа кадәр айтишник кредит срогы беткәнче бу компаниядә эшләргә тиеш иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар