Ит бәлеше (рецепт)
Ялларда иркенләп пешерү өчен Чаллыда яшәүче Асфара Зариповадан ит бәлеше рецептын тәкъдим итәбез. Асфара ханымның бәлешләре үзенчәлекле итеп бизәлгән, андый нәтиҗәгә ирешү өчен камыр уңарга тиеш.
![Ит бәлеше (рецепт)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/5/20/433a37596d60f51e99d4e22c93774c905c0a09dc329e0c8fe58228c3530b.jpg)
Камыр өчен: 100 гр атланмай, ярты кружка үсемлек мае, ике аш кашыгы майонез, кружка ярым су, тоз, чеметеп кенә сода.
Эш тәртибе: он белән әйбәтләп камыр басарга, нык каты да булмасын, нык йомшак та булмасын, шуннан соң 1-2 сәгатькә суыткычка куярга. Шул арада эчлек ясарга. Эчлекне, гадәттәгечә, ит, бәрәңге, суган, тоз һәм борыч салып әзерләргә. Бәлешне ясап, матур итеп бизәп мичкә озатырга.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/645c421407ad0355abf424351e0533962600bc31cf6b2df6f1b2787feb38.jpg)