Табиб-диетолог Елена Соломатина терлек ризыкларыннан тулысынча баш тартуның сәламәтлек өчен мөмкин булган куркынычларын атаган. Бу хакта Радио 1 сайты яза.
Табиб сүзләренчә, үсемлек рационына күчкәндә организмга беренче чиратта В12 витамины җитми башлый.
«Бу витамин терлек ризыкларында була. В төркеменең башка витаминнары белән дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Әлбәттә, аларны тулы бөртекле ипидән һәм ярмалардан алып була. Ләкин иң яхшы чыганак барыбер – ит», – дигән табиб.
Белгеч сүзләренчә, тимер дә җитмәскә мөмкин. Үсемлекләр аны негем формада бирә, ә күпчелек кешедә бу авыр үзләштерелә. Табиб D витамины кытлыгы турында да кисәтә: бу витамин эшләп чыгарылсын өчен кояш яктысы гына җитми, ә төп азык чыганаклары – балык, йомырка һәм сөт ризыклары.
Моннан тыш, үсемлек диетасында омега-3 майлы кислоталар белән дә проблемалар була. Башка куркынычлар арасында цинк һәм кальций җитмәү дә бар.