Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Исхаков: «Чыңгызхан сугышкан татарлар монгол теллеме, төркиләрме?»

«Интертат» тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның «Ютуб» каналда татар тарихы турында лекциясенең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Дамир Исхаков: «Чыңгызхан сугышкан татарлар монгол теллеме, төркиләрме?»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кайбер күренекле галимнәр, шул исәптән чит ил галимнәре дә, Чыңгызхан хакимлеккә күтәрелә башлаганда ук сугышкан татарлар монгол телле булганнар, дип саный. Мин Монгол галимнәре белән дә очрашкан идем. Аларга минем бер соравым бар иде: Чыңгызхан сугышкан татарлар кемнәр иде? Миңа һәрвакыт: «Алар – монголлар, монголларның ата-бабалары булган, монгол телендә сөйләшкәннәр», – дип әйтәләр иде. Монголиядә чыккан тарихи хезмәтләрдә дә шулай ук язылган.

Шул ук вакытта бу татарлар турында бөтенләй башка карашлар да бар. Шул исәптән Россиядә яшәүче галимнәрдә дә. Менә танылган тарихчы Кызласов аларны «төркиләр» дип язган.

Безгә бу татарларның этник чыгышын ачыкларга кирәк.

Икенче мәсьәлә – кыпчаклар составында татар компоненты булу. Хәзер мин әлеге мәсьәлә хәтта тарих белән әллә ни кызыксынмаучыларга да ачыграк булсын өчен кайбер конкрет мәгълүматларны китерергә телим. Бу проблема, әлбәттә, бик буталчык, һәм моны татарларның беренче этник чыгышы филологик эзләнүләр нигезендә торгызылуы белән аңлатам. Көнбатышның күренекле галимнәре Петерголден, Прессак аларның монголлар, монгол телле булулары турында яза. Әмма бу аңлатулар Кытай чыганакларына нигезләнә. Ә Кытай чыганаклары үзенчәлекле. Кытай теле үзе чордан-чорга үзгәргән. Аннан кем турында сүз барганын төгәл белү бик кыен. Кытай чыганакларында монголларны һәм төркиләрне бер үк этноним белән «татарлар» дип атаганнар. «Ак татарлар» һәм «кара татарлар» булган. Кара татарлар – монголлар.

Әлбәттә, без бүген барлык мәсьәләләрне дә хәл итә алмаячакбыз. Башта «татар» этнонимы булуыннан башлыйк. Әгәр без төрки чыганакларны карасак, охшаш модель буенча тагын берничә этноним барлыкка килгәнен күрербез. Бу этнонимнарның ахыры -ар яки -ер кушымчасына бетә. Болар – хәзәр, болгар, авар. Борынгы төрки чорның тел процессларын өйрәнүче белгечләр сезгә шунда ук бу этнонимнарның «ир», ә, ягъни «кеше, ир-ат» сүзләренә барып тоташуын әйтер. Барлык бу этнонимнар: болгар, хәзәр, авар – төрки этнонимнар. Монгол этнонимнары бу модельгә охшамаган башка модель буенча ясала.

Икенче мөһим момент, әлбәттә, лингвистлар мәгълүматлары, барыннан да элек, урта гасырның атаклы лингвисты Мәхмүт Кашгариның «Диване лөгатет-төрк»ендә без күпсанлы кланнар исемлеген күрәбез. Төрки кабиләләрнең атаклы кланнары арасында бер төркем татарлар да бар. Әлбәттә, М.Кашгари әсәрендә дә буталчыклар бар. Аның сүзләренчә, татарлар һәм кайбер башка төркемнәр, аерым алганда, кай, ябаку, басмыл, төрки телне белгән, әмма шул ук вакытта алар башка телдә сөйләшкән.

Бу – шундый кызыклы формула, ул шундый ук формуланы уйгырларга да куллана. Уйгырлар төрки телне бик яхшы аңлыйлар, ләкин башка телдә сөйләшәләр. Бу тема белән шөгыльләнүче белгечләр еш кына бу формуланы, төрки телне белсәләр дә, монгол телле булуларына бәйлиләр. Ләкин мин шундук әйтәм, төрки телләр дә ике төрле: -р телләр һәм -з телләр. Болгарлар -р телдә сөйләшкәннәр. Димәк, татарларның, башка төркиләрнең кебек үк, -р тибындагы үз телләре булгандыр. Әлбәттә, бу тел кыпчаклар сөйләшкән телдән шактый аерылып торган.

М.Кашгари бу төркемнәрнең үз кабилә телләре, локаль телләре булуын күздә тоткандыр. Әгәр без Кашгари мәгълүматларын күздә тотабыз икән, аның формулировкасы татарларның төрки телле була алмавын аңлатмый. Гомуми якын килү нәкъ менә бу хакта сөйләргә мөмкинлек бирә. Ләкин М.Кашгарида бер урынга махсус игътибар итәргә телим. Ул «ягма», «бүкче», «кыпчак», «алма», «җумол», «агуз» дип яза һәм татарлар «з» хәрефе урынына «й» дип әйтәләр. Бу төркемгә кергәндә, татарлар төрки телләр орбитасына керәләр.

Һәм мин китерергә теләгән соңгы фактор – атаклы «Худдуд Әл ам» чыганагы. Бу чыганак татарлар тогуз агузларының бер өлеше булган дип хәбәр итә. «Тогуз агуз» – уйгур атамасы. Шундый нәтиҗә ясарга була: «татарлар» дип ул, бәлки, беркадәр тел үзенчәлеге булган төркиләрне күздә тоткан. Бу хакта истә тотарга кирәк, чөнки алга таба безгә бу нәтиҗә кирәк булачак.

Хәзер минем кыпчакларга күчәсем килә. Кыпчаклар буенча иң мөһим мәсьәлә: аларда татар компоненты булган материалларны ничек анализларга. Рашад әд-Диннең билгеле бер чыганагын күзәтү бик кызык. Анда ул берничә дәүләтнең барлыгы турында яза, анда үз дәүләтләре булган татар кабиләләрен санап чыга һәм ул менә шундый төркемнәрне атый: баргуй, тоткул яки дотаут, олчы, чаган, куин, тират. Барлыгы 6 төркем. Бу кланнарның атамасы алар өчен мөһим, чөнки без бу кланнарны кыпчаклар составында табабыз.

Без Рашад әд-Дин классификациясендә «тират» дип аталган төркемне күрдек. Билгеле, бу этноним чынлыкта «дүрт» дигәнне аңлата. Бу атама мәмлүкләрнең кыпчаклар турындагы материалларында да бар. Әмма шунысы кызык, бу төркем рус елъязмаларында да «тиртовичлар» буларак яши. Ибн Халдун аларны «кыпчаклар» дип атый.

Тагын бер мисал бар. Рашад-әд-Дин тасвирлаган татарлар составында «баргуй» төркеме бар. Ахыры монголлаштырылган. Ләкин – «баргу» тамыры. Минемчә, бу этноним кыпчаклар арасында да билгеле, бу – «буркутлар». Бу этнономның варианты «бекрут» яки «меркит» булырга мөмкин. Бу төркем, чыннан да, кыпчаклар арасында булып чыкты. Без беркутлар төркемен Кавказны монголлар басып алган вакытта Кавказда очратачакбыз.

Мин «терт» группасы турында сөйли башлагач, мәмлүкләр хроникасында аларның «тогуз аба» дип аталган дошманнары искә алына. Һәм менә соңрак чорда без «тогуз» дигән төркемне күрәбез, алар Кыпчак мохитеннән чыкканнар. Шунысы кызык, Ибн Халдун бу төркемнәрне ничек тасвирлавы кызык. Ул «тогуз аба» төркемен чыгышы белән «татарлар» дип атый. Асылда без борынгы татарлардан килеп чыккан һәм кыпчаклар составына кергән тагын бер төркемне күрәбез.

Хәзер без уртак фикергә килергә тиеш. Рашад әд-Дин татарларны тасвирлаганда, төркиләр белән эш иткәнен аңлый, әмма алар монгол йогынтысын кичергәннәр, дип яза. Фактта татарлар мөстәкыйль төркем буларак яшәгәннәр. Өстәвенә, Рашад әд-Дин сүзләренчә, бу көчле төркем булган, аларның 70 мең тирмәсе исәпләнгән.

Чыңгыз хан заманында юк ителүләре турында төрле риваятьләргә карамастан, бу төркем сакланып калган. Чынлыкта исә, монгол чыганагы, Чыңгыз хан татарларга каршы сугышкан һәм, аларга карата дошманлык хисе аркасында, барлык ир-атларны үтерергә, балаларын гына калдырырга боерган, ди. Ләкин бу чын булса, без татарларны бөтенләй күрмәс идек. Татарлар сакланып кына калмый, алар алга таба басып алу процессында мөһим роль уйнаган да әле. Алчы татарлары, мәсәлән, Джучи улусы составында Казахстан далаларына кадәр барып җиткән.

Рашат әд-Дин язмаларыннан күренгәнчә, Чыңгызханның 5 өлкән хатыны булган. Алар 4 булырга тиеш булган. Хатыннарның дүртенчесе – чыгышы белән татар хатыны. Чыңгыз ханга дүртенче хатыны үзенең апасын да хатынлыкка алырга куша. Менә Чыңгызханның 4 өлкән хатыны урынына 5 өлкән хатыны була. Монголия империясе дә, Алтын Урдада да өлкән хатыннар мөһим роль уйнаулары билгеле. Чыңгыз хан хатыннарының татар кабиләләреннән булуы да Чыңгыз хан чолганышында татарларның мөһим роль уйнауларын аңлаткан. Татарлар юк ителгән, дигән риваять уйлап чыгарылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100