news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Истанбулга рейс алдыннан аэропортка яшен суккан, бер кеше имгәнгән

news_top

Төркия аэропортына яшен суккан, экипаж әгъзаларының берсе имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Ризе-Артвин аэропортында булган вакыйга турында «HavaSosyalMedya» яза.

«Риза-Артвиннан Истанбулга рейс алдыннан аэропортка яшен сукты. Экипаж әгъзасы аңын югалтып егылды», – дигәннәр хәбәрдә.

Имгәнгән кешене хастаханәгә илткәннәр. Табиблар, аның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяли.

Гадәттән тыш хәл вакытында аэропортта бөтен операцияләр 24 минутка тукталып торган. Бу вакытта яшен самолетлар тукталышы тирәсендә сугуын дәвам иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар