Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истанбулда көчле су басу – һәлак булучылар бар (видео)

news_top_970_100

5 сентябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә көчле яңгырлар ява, шуннан соң шәһәрне су баса. Биредә 2 кеше һәлак була. Журналист Тимур Ульданов төшергән гарасат кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Аның сүзләренчә, хәзер су киткән, тик кешеләр өйдән чыкмаска тырыша.

«Су урамдагы корылмаларны җимергән булырга мөмкин, һәр багана куркыныч булуы ихтимал», – ди ул.

Журналист сүзләренчә, коткаручылар кич белән барлык эшләрне иртәнгә калдырып торган.

Яңгыр сулары Башакшехир метро станциясен, шул исемдәге китапханәне баскан.

Аннары губернатор 2 кеше һәлак булуын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100