news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Истанбулда җир тетрәгән - видео

Истанбулда җир тетрәгән - видео

news_top
Истанбулда җир тетрәгән - видео

Бүген Истанбулда 5,9 баллы җир тетрәгән. "Сабах" сайты язуынча, шәһәрдә паника башланган. 473 бина зыян күргән, 34 кеше тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр иткән Төркиянең вице-президенты Фуат Октай. Ун кеше хастаханәләрдә, дип хәбәр итә ул.

Җир тетрәүнең эпицентры Истанбулдан 68 километр көнбатыштарак, 12 километр тирәнлектә булган. Җир тетрәү үзәген алсак, мондый югарылыктагы җир тетрәү зур җимереклекләргә сәбәпче була ала. Бәхеткә, эпицентр шәһәрдән ерактарак булган. Алай да кайбер шәһәрләрдә стеналар җимерелгән.

Истанбулда яшәүчеләрнең йортларында җиһазлар төшеп ватылган, ә зур йортлар "чайкалып" торган.

Кешеләр урамнарга чыгып, җир тетрәү беткәнне көтеп торган. Кешеләр каза күрмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар