Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истанбул үзәгендә җәяүлеләр урамында шартлау оештыруда шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар

news_top_970_100

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Истикляль урамында кичә шартлау оештыруда шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу турыда РИА Новости төрек басмаларына сылтама белән хәбәр итте.

Аны өендә тоткарлаганнар, дип язалар. Тоткарлау видеосы РЕН ТВ сайтында чыкты.

Төркиянең юстиция министры сүзләренчә, шартлау буенча 46 кеше тоткарланган.

ТАСС белешмәсе буенча, бүген Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу белдерде.

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 6 кеше үлгән, 80нән артык кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай Истанбулдагы шартлауда үлүчеләр саны 6га, яраланучылар 81гә җитте, дип язган иде.

Бүген РИА Новости хәбәр иткәнчә, биредә Россиядән 3 кеше зыян күргән. «Россиянең 3 гражданы Истанбулда теракт вакытында зыян күргән. Аларның гомеренә куркыныч янамый», дип хәбәр иткәннәр Россия Генкосуллыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100