Россиядә рәсми эшләүчеләр закон буенча 14 көн рәттән ял итәргә, ә ялның калган өлешен бүлеп алырга хокуклы. SuperJob сервисы тикшеренүе күрсәткәнчә, күпчлек очракта хәлле кешеләр ялын бүлеп ала. Бу хакта РИА Новости яза.
«Россия Хезмәт кодексы буенча хезмәткәр ел саен 14 көн буе тоташ ял итәргә хокуклы. Ә Россия халкы ялның икенче яртысын ничек куллана? 36 проценты аны гадәттә тулысынча алып ял итә, ягъни, елына бер тапкыр 4 атна рәттән, яки икешәр атнага бүлеп, елына 2 тапкыр ял итә», – дип белдерә 1600 кешедән сорау алган аналитиклар.
Һәр дүртенче кеше отпускның икенче өлешен атналап бүлә һәм төрле вакытта ял итә. 7 проценты гадәттә тулы атна һәм берничә тапкыр кыска вакытка ала. 6 проценты отпускның икенче яртысын ваграк өлешләргә бүлә. 8 проценты отпускның икенче яртысын алмый һәм, шулай итеп, көннәр җыя.
«Ялны бүлгәләп алуны хуп күрүчеләр аена 150 меңнән башлап акча эшләүчеләр арасында күбрәк (48 процент). Аларның 32 проценты атналап бүлә һәм төрле вакытта ял ала, 4 проценты – 1 атнага һәм берничә вак чорга бүлә, 12 проценты атнадан азрак булган берничә чорга бүлә»,– дип аңлата тикшеренү авторлары.
Моннан тыш, күпчелек очракта ир-атлар отпускны бердәм блок буларак (38 процент, ә хатын-кызлар 34 процент) ала. Хатын-кызлар исә отпускны берничә өлешкә бүлеп ала (42 процент, ир-атлар 43 процент).