news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Испанияне су баса: машиналар агып китә, трассалар ябылган - видео

Кешеләргә өйдән чыкмый торырга киңәш ителә.

news_top
Испанияне су баса: машиналар агып китә, трассалар ябылган - видео

Испаниянең Альканар һәм Сан-Карлос-де-ла-Рапита районнарында көчле яңгырлардан соң, су басу һәм хаос барлыкка килгән. Бу турыда El Caso басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Су урамнарны тутырган, агым җиһазларны җимерә, машиналарны агызып алып китә.

Шаһитлар гарасат кадрларын социаль челтәрләрдә тарата. Видеода суга баткан машина эчендә тоткынлыкта калган кешеләр дә күренә, аларга вертолетлар ярдәмендә коткаручылар булыша.

Башка видеода су агымы урамнан машиналарны агызып алып китеп баруы күренә.

Көчле яңгырлар аркасында зур трассалар ябылган, тимер юлдан поездлар хәрәкәте чикләнгән. 10 меңләп кеше электр утсыз калган.

Полиция биредә яшәүчеләргә өйдән чыкмый торырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар