Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Испаниядә опера куйган артистлар, трусикларын, болгап, тамашачыларга ыргыткан – видео

news_top_970_100
Испаниядә опера куйган артистлар, трусикларын, болгап, тамашачыларга ыргыткан – видео
Видеодан скриншот

Кипрда яшәүче Алсу Җиһангирова социаль челтәрдә Испаниядә урнашкан тарихи регион һәм автономия – Каталониянең опера театрында төшергән видео керткән.

Видеода XVII гасырда язылган опера яңгырый. Операны режиссер заманча итеп куярга булган: артистлар, тамашачылар күреп гадәтләнгән зиннәтле «бальный» күлмәкләр кимәгән, ир-ат күлмәген (рубашкасын) киеп, опера барышында сәхнә буйлап төрле хәрәкәтләр ясап, үзләренең эчке киемен – трусикларын салып, тамашачыларга болгап ыргыталар.

«Мин нәрсәнедер аңламыйм бугай. Бу күренешне берничек тә кабул итә алмыйм», – дип язган Алсу Җиһангирова һәм язылучылары арасында тавыш бирү оештырган. «Ошыймы бу күренеш?» – дигән сорау куйган ул. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, халык әле заманча тәкъдим ителгән операны кабул итәргә әзер түгел. 93 процент – «юк», 7 процент – «әйе» дигән төймәгә баскан.

Шул ук операдан тагын бер күренеш тамашачыларны шаккатырган. «Югары культура», – дип язган Алсу Җиһангирова һәм гаҗәпкә калган. Идәнгә яткан ирнең өстенә атланган ир-ат артында басып торган хатын-кызның күкрәкләрен тотып, опера партиясе башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100