Испания халкы депрессиядән котылу өчен Виктор Цой җырын җырлый
«Когда твоя девушка больна» җырының сүзләре изоляциядә утыручылар өчен җанга тиярлек булган, күрәсең.
Виктрой Цойның данлыклы җырын Испания халкы рус телендә җырлый. Флешмоб Барселона шәһәрендә башланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Йөзләрчә испанлы «Кино» төркеменең хитын кабатлый. Алар депрессиядән шул рәвешле котылмакчы булалар.
Җырны аш бүлмәсендә башкаралар, бүлмә гөлләрен кочаклап шул көйгә бииләр, балконга чыгып, микрофон тотып җырлыйлар.
«Солнце светит, и растет трава, но тебе она не нужна. Всё не так и всё не то, когда твоя девушка больна».