Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Испания-Франциядәге басклар һәм татарлар - аларны нәрсә бәйли: Уфадан Дилбәр Булатова-Сөләйманованың тел тарихына сәяхәт-фаразы

Испания һәм Франциядә яшәгән баск дигән халыкның теле белән төрки телләр арасында нинди охшашлык булырга мөмкин? Баск теле изолят, ягъни бер тел гаиләсенә дә карамаучы тел дип билгеләнә.Филология фәннәре кандидаты, галимә Дилбәр Булатова (Сөләйманова) башкорт, татар һәм баск телләренең тарих фонетикасына чагыштырма анализ ясап, байтак охшашлыклар һәм аермалар табып, 2017 елда кандадатлык диссертациясе яклый. Ул тирәнтен эзләнүләрен китап буларак та бастырып чыгара. “Татар-информ” укучыларына галимә үзенең ничек итеп эзләнүләре хакында сөйләде.

news_top_970_100
Испания-Франциядәге басклар һәм татарлар - аларны нәрсә бәйли: Уфадан Дилбәр Булатова-Сөләйманованың тел тарихына сәяхәт-фаразы

Басклар, башкортлар һәм татарлар – кардәшләр?

Баск теле белән кызыксынуым очраклы рәвештә башланды. Башкортлар һәм татарларның килеп чыгышы турында Интернеттан материаллар эзләгәндә, генеалогия дигән өр-яңа фән турында белеп калдым. Аның ярдәмендә кардәшлек җепләрен әллә ничә буынга, мең елларга кадәр ачыклап була икән. Мисал өчен, татар һәм башкорт ир-атларында R1a, R1b, N гаплотөркемнәре еш. R1b гаплотөркеме Көнбатыш Европада, аеруча баскларда, күпчелекне тәшкил итә, шул ук вакытта кайбер башкорт районнарында (Бөрҗән, Әбҗәлил), Пермь краенда күп.

Анатолий Клесов дигән тикшеренүче 2010 елда шундый фараз әйтә: R1b төркеме вәкилләренең моннан 4 мең еллар элек Алтайдан – Идел, Уралга, аннан – Кавказга, Анатолиягә, Төньяк Африкага, аннан инде Ибер ярымутравына күченгән булуы, шуннан инде Европага да таралуы мөмкин. Боларның телләре төрки булып, аннан гына һинд-европа телләренең өстенлек алуы, изолят тел булып саналган баск теленең төрки телләргә кардәш булып чыгуы ихтимал. Бу гипотеза рәсми тюркологиянең, төрки телләр якынча ике мең ел элек барлыкка килгән, дигән фикеренә каршы килсә дә, минем кызыксынуны көчәйтеп җибәрде. 

Баск теле турында Интернет сайтлардан бөртекләп мәгълүмат туплый башладым.

Кемнәр алар – баск халкы яки баскларның теле турында эзләнүләр

Испания һәм Франциядә азчылыкны тәшкил иткән баск халкының саны бер миллионга да тулмый. Ләкин телләре көнләшерлек дәрәҗәдә яхшы өйрәнелгән, дәреслекләре, сүзлекләре электрон вариантта сайтларга эленгән, Ютубтан сөйләмнәрен, җырларын тыңларга, авыллары буйлап виртуаль сәяхәт итәргә була. Ә тәрҗемә итәргә “Гугл” һәрчак ярдәмгә әзер.

Һинд-европа телләре чолганышында сакланып калган, изолят тел дип саналган баск теле галимнәрнең игътибарын электән үк җәлеп иткән. Һәм аны нинди генә телләр белән чагыштырып карамаганнар!

Баск теленең этимологик сүзлекләрен табарга кирәк иде. Профессор Роберт Траск төзегән этимологик сүзлекнең файдасы аеруча зур булды. Ул инглиз телендә язылган, латин алынмалары аерым каралган. Аннан инде күренекле басколог Кольдо Мичеленаның испанча “Баск теленең тарихи фонетикасы” дигән, бик тә җентекле, киң танылу алган хезмәтенең, Рудольф Рейкның баск теле грамматикасының (инглиз телендә) пдф-вариантлары табылды.

Шунысы мөһим: аларның текстларын күчереп алу һәм компьютерда автомат рәвештә тәрҗемә ясау мөмкинлеге булды. Беренче карашка ук, баск сүзләре, ничектер, таныш кебек тоела. Мәсәлән, баск телендә begi ‘күз’, ә бездә багу фигыле бар, баскча ikusi ‘карарга’ булса, бездә күз сүзе бар. Баскча buru ‘баш’, buruko ‘башлык’ икән, бездә бүрек сүзе билгеле, ә баш сүзенә баск теленең baztar ‘почмак, кыр, оч, сырт’ сүзе туры килә. Баск теле белән төрки телләр арасында берничә мең, ел ара яту ихтималын уйлаганда, фонетик, семантик үзгәрешләрнең булуы табигый, әлбәттә. Ләкин тоемланган-сиземләнгән охшашлыкларны акыл белән аңларга, аерым охшашлыкларның системасын табарга кирәк иде.

Мирфатыйх Зәкиев шундук диссертациягә тотынырга киңәш бирде

Фараз-фикерләремне яздым-яздым да аптырап калдым: кемгә күрсәтергә? Бер галимә танышым татар галиме Мирфатыйх Зәкиев белән киңәшләшергә кушты. Ә ул исә, минем электрон хатым белән танышкач, шундук диссертациягә тотынырга киңәш бирде, фәнни җитәкчелеккә атаклы башкорт галиме Марат Зәйнуллинны тәкъдим итте. Шулай итеп, һәвәскәрләрчә башлаган эшне фәнни нигезгә корырга туры килде. Лексик тәңгәллекләр турында онытып торып, башкорт, татар һәм баск телләренең тарихи фонетикасына чагыштырма анализ ясарга керештем.

Баск телен татар, йә бүтән төрки телләр белән чагыштыручы хезмәтләр юктыр, дип уйлап ялгышканмын икән. Төркия галиме Хәмит Кошай (Koçay Hamit Zübeyir) 1957, 1959 елларда ук төрек-баск, татар-баск телләрендәге аерым лексик, грамматик охшашлыкларга игътибар иткән. 1897–1984 елларда яшәгән бу шәхес тумышы белән Татарстанның Тукай районы Теләче Тамак авылыннан.

Эзләнә-эзләнә, шул да ачыкланды: 1992 елда Мишель Морван дигән француз галиме баск телен урал-алтай телләре белән чагыштырып, диссертация яклый һәм алар генетик кардәш булырга мөмкин, дигән фикер әйтә (төрки телләрне галимнәр алтай телләре гаиләсенә кертә). Ләкин ул, баск теле ниндидер бер телгә түгел, гомум урал-алтай тел гаиләсенә кардәш, дип фаразлый, баск телен ностратик телләргә бәйләп карый. Тәңгәллекләргә мисал итеп, зат алмашлыкларын, парлы сүзләрне, лексикада һәм аффиксларда охшашлыкларны китерә. Дөрес, аны, урал-алтай гаиләсендә телләр бихисап күп, болай чагыштыру ярамый, дип тәнкыйтькә тоталар.

Ә инде моннан 20 еллар элек башкорт теле һәм баск телләре арасындагы охшашлыклар турында Уфа галиме Шамил Нәфыйков “Башкортостан” гәзитендә мәкаләләр бастырган булган. Аның “Тамыры угата борынгы башкорт” (2009) дигән китабында баск һәм башкорт сүзләре компаративистик планда чагыштырыла.

Шулай итеп, төрки телләрне баск теле белән чагыштырма планда тикшергән махсус хезмәтләр булмаса да, аерым галимнәр кайбер охшашлыкларны күреп алганнар.

Татар һәм башкорт фонетикасы буенча заманча хезмәтләр җитешми

Диссертациягә килгәндә, ул хәйран авыр язылды, чөнки татар һәм башкорт фонетикасы буенча заманча хезмәтләр җитешми. Ярый әле, Мәскәү галимнәренең “Төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы” (1984, 1988, 1997, 2001, 1986, 2002, 2006), “Төрки телләрнең этимологик сүзлекләре”(1974–2003) сериясе, бу томнарның электрон версияләре бар. Әлбәттә инде, Рифкать Әхмәтҗановның 2015 елда дөнья күргән “Татар теленең этимологик сүзлеге” – бәһасез хезмәт.

Татар һәм башкорт диалектологлары да бихисап зур эшләр башкарганнар. Башкорт, татар һәм баск телләренең тарихи вокализмы һәм консонантизмында охшашлыклар, аермалы яклар билгеләнде. Бу телләрдә сузынкы авазлар гаять тотрыклы, басым тәэсиренә бирешмиләр, ләкин алар һәртөрле үзгәрешләргә дучар. Баск телендә бездәге ә, ө, ү авазлары юк, ләкин кайбер диалектларда борын (назаль) сузыклары күзәтелә.

Аффрикатлар системасы үзенчәлекле. Калын к, г тартыклары һәм сүз башында саңгырау тартыклар юк. Бу яктан баск фонетикасы төрки гаиләнең угыз телләрен, ә татар теленең мишәр диалектын хәтерләтә. Сулетин диалекты исә сүз башындагы һ авазы белән үзенчәлекле. Мәсәлән, hi ‘син’, hur ‘су’, hitz ‘сүз’. Әлеге җәһәттән башкорт телендәге һ авазы һәм һин, һыу, һүҙ лексемалары искә төшә. Баск телендә авазлар гармониясе дә ят түгел; сүз башында р авазы кулланылмый, л – соңрак үсешкән, н га башланган сүзләр аз. Сонор тартыкларның төрки анлаутта кулланылмавы исә гомумбилгеле.

Төрки телләр өчен чуваш теле материалында ачыкланган ротацизм, ламбдаизм кебек закончалыклар баск диалектларында ачыктан-ачык күренеп ятмаса да, кайбер мисаллар гаҗәпләндерә. Мәсәлән, r ~ -d- фонетик тәңгәллеге, rs авазларының, бергә килгәндә, s-га күчеше бар: ereki ~ edeki ‘ачарга’, edan ~ eran ‘эчәргә’; itsi<*hertsi ‘кысарга, изәргә’. Тюркологлар татар телендәге аша- сүзен әүвәл-төрки *(i)aĺ-a тамырыннан килеп чыккан дип фаразласалар, баск диалектларында ‘орлык’ мәгънәсенә azi, ozi, шулай ук ale сүзләре ия, ә инде ase ‘тук булу’, ala, alha-tu ‘ашату, көтү’ мәгънәсендә йөри.

Охшашлыклар, шулай ук аермалы яклар хакында бик күп сөйләргә булыр иде, алар белән якыннанрак диссертациядән һәм әлеге китаптан танышырга мөмкин.

Күңелдә төер: сигез ел буе дәвам иткән эзләнүләр барышында тап булган табышлар шул килеш онытылырмы?

Шуны әйтергә кирәк, атаклы тюрколог А.В. Дыбо, баск теле белегече Н.М. Заика һәм башка бик күп галимнәр, кешеләр ярдәм кулы сузмаса, БДУның башкорт теле кафедрасы, Чабаксар дәүләт университетының диссертация советы уңай карашта булмаса, бу катлаулы хезмәтне башкарып чыгу да, яклау да мөмкин булмас иде.

Яклау мәшәкатьләре 2017 елда үтеп тә китте, ләкин күңелдә төер калды: иң тәүдә үк тикшерә башлаган лексик һәм башка тәңгәллекләр шул килеш онытылырмы? Җиде-сигез ел буе дәвам иткән эзләнүләр барышында тап булган табышлар нишләр? Дөрес, алар – гипотеза дәрәҗәсендә. Ләкин фән нигезендә нәкъ менә фараз, гипотеза ята да бит. Нәрсәнедер исбат иткәнче, тәүдә исбат ителәсе проблеманы формалаштыру мотлак.

Мин бу мисалларны аерым бер китапка тупларга булдым. Ике ел дигәндә алар тәртипкә, ягъни таблицаларга салынды. Кереш сүз язылды, төсле фотоларда китерелде. Аларда сынлы-декоратив сәнгатьтә чалымланган кайбер охшашлыкларны күрергә мөмкин. Мисалга, Башкортстандагы Шүлгәнташ мәгарәсендәге атмы, бияме сурәте белән (аны 14500–36400 ел элек төшерелгән, диләр) Франциянең Ласко мәгарәсендәге ат заты бертуганнар кебек, Ласко аты яшькә генә яшьрәк: аңа 3500–3800 ел чамасы, бу дата генеалогларның югарыдагы фаразына да туры килә.

Китап турында мәгълүмат һәм тикшеренү барышында ачыкланган кызыклы фактлар

Китапта 540 лексик тәңгәллек китерелде. Сүз уртасындагы һәм азагындагы фонетик үзгәрешләрне тасвирлаучы 50 мисал бирелде. Бер таблица суффикслардагы тәңгәллекләргә багышланды. Алар арасында игътибарны иң җәлеп иткәннәре – баск телендә билгелелек категориясен белдерүче күрсәткече. Татар телендәге -ы/-е тартым кушымчалары да билгелелек мәгънәсен бирә. Атаклы башкорт галиме Җәлил Киекбаев билгелелек һәм билгесезлек категорияләре нигезендә урал-алтай телләренең типологик охшашлыкларын исбатлаган иде.

Тагын бер кызыклы факт: баск телендә күплек кушымчасы – -k. Бу кушымча венгр телендә дә бар. Татар телендә ул колак, сыйрак, беләк, бәбәк, куак, ботак кебек икеле яки күплек мәгънәле сүзләр составында, фигыльнең беренче затның күплек кушымчасында (барыйк, бардык) сакланып калган.

Баск телен иң беренчеләрдән булып өйрәнгән Л. Бонапарт (1862) баск телен, шушы ике грамматик күрсәткечне, авазлар гармониясен дә мисалга китереп, фин-угыр телләре белән бәйләп караган булган. Ләкин галимнәр күпчелектә баск телен кавказ телләре белән чагыштыра башлыйлар.

Г. Винклер (1914) урал-алтай телләре белән баск телләрендәге охшашлыкларның булуын таныган хәлдә дә, алар кардәшлек нәтиҗәсендә түгел, көнчыгыш Европа, йә көнбатыш Азиядәге борынгы бәйләнеш-контактлар сәбәпле барлыкка килгән, дип карый һәм грамматик аермаларны санап китә. Әйе, баск телен Кавказ телләре белән чагыштыруда, эргативлык категориясе, күпобъектлы төрләнеш кебек синтаксик үзенчәлекләр зур роль уйный. Ләкин шуны онытмаска кирәк: телләрнең генетик кардәшлеге, иң тәүдә фонетик тәңгәллекләргә таянып исбат ителә, телнең грамматикасы һәм синтаксисы үзгәрешләргә ныграк дучар була.

Тюркологларның башын ваткан –lar кушымчасына да баск теле материалында аңлатма бар хәтта: бискай һәм сулетин диалектларында lar дигән борынгы рәвеш сакланган, һәм ул ‘артык, артык күп’ дигәнне белдерә, -(t)ar күрсәткече этнонимнарда кулланыла, -(t)eria күплекне белдерә (gazt-‘яшь’, gazt-eria ‘яшьләр төркеме’), -diraizan ярдәмче фигыленең өченче затта күплек күрсәткече (d-3 затны белдерә) – gelditu dira ‘туктадылар’.

Синтаксик охшашлыкларга да берникадәр игътибар ителде. Татар телендә синтетик иярченле кушма җөмләләрдә компонентларны бәйләүче чаралар хәбәр составында килсә, баск телендә дә иярчен җөмләләр баш җөмләгә морфологик чаралар (килеш һ. б. кушымчалар) ярдәмендә бәйләнә. Бәйлек сүзләрдә, аларны куллану тәртибендә тәңгәллекләр ярылып ята: татарча өй артында, өй астында булса, баск телендә etxe-aren atze-an ‘өй артында’, etxe-arenazpi-an ‘өй астында’.

Семантик тәңгәллекләрдән баск телендәге zil (h)arbizi ‘тере көмеш’(zilar ‘көмеш’, bizi ‘исән, тере’), arto beltz ‘карабодай’(arto ‘тары’, beltz, baltz ‘кара’) һ.б. дистәләп сүзтезмә гүя төрки телләрдән калькалаштырылган. Татарча диңгез, чоңгыл сүзләренә баск телендәге zingira, zingida, singera, istinga ‘сазлык, баткак’ сүзе туры килә. Бу мисал аффикслар белән бәйле ротацизм күренешен дә раслый. Әмма баскча itsaso, itxaso, itsas-, itxaso ‘диңгез’ була, безнең саз, диалектлардагы саза, сазыга якын. Ник болай дип аптырасам, дөнья телләрендә диңгез һәм сазлык мәгънәләре алмашынуы билгеле күренеш икән. Мәсәлән, римлылар Азак (Азов) диңгезен Palus Maeotis ‘Меотий сазлыгы’ дип атаган.

Төрки һәм баск телләрендәге этноним һәм топонимнарга аерым таблица тупланды. М. Зәкиев хезмәтләрендә китерелгән беренчел этнонимнарның (ас, сак, кеше, мин, сөн, ок/ак, бай/би, ир) һәркайсының баск теле материалында аңлатма табылуы кызыклы: (һ)az ‘килеп чыгыш, нәсел’, askazi ‘ата-ана, ыру’, gizon ‘кеше’, ni ‘мин’, sein ‘угыл, бала’, -(а)k – күплек кушымчасы, behi/bei ‘сыер’, behor ‘бия’, ar ‘ир’. Гипускоа (Gipuzkoa) провинциясе атамасын – кыпчак, Bizkaia топонимын башкорт, бишәй, мишәр атамалары белән бәйләп карап була. Zubea/Ciboure исә Себерне хәтерләтә. Тубыл топонимы тофалар этнонимына Наваррадагы Tafalla, казахларның албан этнонимына баскларның Araba/Alava топонимы тәңгәл килә.

Баск теленең төрки телләргә охшашлыгы

Баскларның үзатамасы – Euskaldunak. Кайбер галимнәр аны борынгы Ausci кабиләсе, Auch шәһәре, Ouche елгасы белән бәйли. Бу җәһәттән Аузак (элекке Азов) шәһәре, Әҗәк авылы (Башкортстан), Әҗе (Рязан өлкәсе), Aша елгасы (Чиләбе өлкәсе), Кыргызстандагы Ош шәһәре атамалары, Казахстандагы Ушкын топонимы һәм Идел буе болгарларының ескел/ишкил/аскел кабиләләре исемнәре, венгрлардагы iškil (1300 ел) >sekel этнонимы, Ыссыккүл буенда X–XI гасырларда формалашкан төрки кабиләләрнең Чикил дип аталуы, Кара диңгез буе скифларының Skolotoi (б. э. к. V гасыр) үзатамасы, татар телендә сакланган ышык, өшкерү, чөкелдәшү, чөкердәшү, иске кебек сүзләрнең яңгырашы һәм төзелеше кызыксыну тудыра.

Топонимнарда охшаш суффикслар да шактый. Мисалга, Аскын, Бөрҗән, Каран, Арлан кебек башкорт я татар топонимнарын баскларның Azkain, Beriain, Garin, Arano кебек топонимнары белән чагыштырып карагыз (баск телендә -n– урын-җир мәгънәсен белдерүче кушымча). -аш/-әш,-ыш/-ешя -ач/-ыч кушымчасы татар я башкорт топонимнарына хас булса (Калмаш, Түреш, Илеш, Корыч), структур һәм фонетик яктан охшаш -iz, -is баскларның Gamiz, Larris, Berriz, Eliberris, Gorliz кебек урын-җир атамаларында очрый. herri, iri, uri (*ili) исә ‘ил, җир, авыл’ мәгънәсендә йөри.

Тел тәңгәллекләреннән тыш, мифологиядәге һәм башка охшашлыкларга да тукталырга туры килде. Ырыс (баскта Urtzi/Ortzi – күк тәңресе), Әрлек һәм баскта Irelu/Herio (җир асты рухы), Юха һәм баскта Sugaar/Sugoi (елан-ир) кебек охшашлыклар, кояш культы җентекләбрәк өйрәнүне көтә. Габдулла Тукай иҗатындагы алтын тараклы су анасы, йонтач Шүрәлеләрнең, башкорт эпосындагы Коңгыр буганың баск иптәшләре дә бар. Сабантуйларга, җыеннарга охшаш jai/jei дигән фестивальләре бар. Анализ өчен иң авыр булып чыккан баскча zabal ‘киң, ачык, яхшы билгеле, юмарт, күп (азык турында)’ сүзенең дә сабантуйга мөнәсәбәте бар булса кирәк. Сабан тургаеның egazabal (egazti ‘кош’) дип аталуы да моңа ишарә кебек.

Баскларның легендар бабалары Aitor исемле булса, Айдар исеме Әхмәтҗановның этимологик сүзлегенә кертелгән. Башкортстандагы Айдарәле авылы, Үзбәкстандагы Айдаркүл гидронимы, Башкортстандагы Әй елгасы, Казахстан һәм Кырымдагы охшаш топонимнар, татар һәм башкорт җырларындагы айд(ҙ)ар гынаем-байд(ҙ)ар гынаем элементы мөгаен да, борынгыларның бер генә дә тик тормаганлыгын, меңәрчә чакрымнарга сәяхәт кылуын дәлилли.

Татар телендәге бүгенге сүзләр борынгы нигезләр булып чыгарга мөмкин: ихтимал, кайчандыр кушымчалар сүз азагына гына түгел, сүз башына да ялганган

Китапның икенче бүлегендә башка телләр (монгол, этруск, грузин, гарәп, угыр-фин, кечуа, фарсы, урыс) белән параллельләр карап чыгылды. Бу максаттан Сводеш исемлекләре кулланылды. Ягъни һәр телдә була торган төп лексикада яңгырашлары, тамыр төзелешләре охшаш берәмлекләр чагыштырылды. Әлбәттә, боларны бер эксперимент буларак кына бәяләргә кирәк. Ныклабрак тикшерү өчен һәр телдәге һәр сүзнең һәм һәр авазның тарихын өйрәнергә кирәк булыр иде.

Өченче бүлектә иң катлаулы фикер-фаразыма мисаллар китерелә. Китапка кереш сүздә бу хакта җентекләп язылды. Ә гади генә итеп әйткәндә, татар телендәге бүгенге сүзләр реликт (борынгы) нигезләр булып чыгарга мөмкин, һәм кайчандыр кушымчалар сүз азагына гына түгел, сүз башына да ялганган, ахры. Вакыт үтү белән префикс, суффикслар ярдәмендә ясалган нигезләр,сүз формалары катып калганнар, үзаллы сүз булып киткәннәр, агглютинация процесслары өстенлек алып, префикслар (сүз башы кушымчалары) кулланылмый башлаган.

Мондый ысулның төрки телләрдә булганлыгын парлы сүзләр исбатлый: кәкре-бөкре, алам-салам, ык-мык (баск телендә okher ‘кәкре’, makurtu ‘бөкрәю’, zelan-alango ‘вак-төяк, алам-салам’, aiko-maiko ‘кыюсыз’) һ.б.

Гомумән, сүз башындагы тартыкларның префикс буларак кулланылуы телләргә ят күренеш түгел, ул Африка телләрендә күзәтелә. Баск телендә исә мондый ысулның калдык элементлары берничә иске фигыльдә яхшы сакланган: алар префикс һәм суффикслар ярдәмендә төрләнә. Яисә чуваш галиме Г.Е. Корниловның имитативлар теориясен (1989) үтә гадиләштереп әйткәндә, бүгенге сүз борынгы сүзтезмә, җөмлә, хәтта ки текст ук булырга мөмкин ул.

Бу рәвешчә фикер йөрткәндә, татар телендәге байтак үзаллы сүзләрнең сүз башындагы б – к – т/с/ч – й/җ авазларының (борынгы префиксларның) чиратлашулары аша бик борынгы уртак тамырга тоташуы ихтимал: ыргак, бармак, кармалау, тырнак, сәрмәү; авыз, бугаз, каңшырык, саңак, яңак; биләм, әбәләк, абалан-кабалан, чәбәләнү; кабык, савыт-саба, табак, япма; кызару, бузарыну, кызыл-мызыл, сары, җирән, җиз һ.б. Игътибар итсәгез, татар сүзлекләрендә әлеге аваз-хәрефләрдән башланган сүзләр күпчелекне тәшкил итә. Авазларның анлаутта чикле куллану күренеше баск телендә дә бар, ләкин анда сүз башында т,к авазлары сакланмаган, алар алдыннан сузык аваз килә яисә яңгырау д, г күзәтелә.

Ни өчен китап аз санда басылды яки китапны кайдан табарга мөмкин?

Шуны да әйтергә кирәк, мисалларның күпчелек өлеше татар теленнән алынса да, башкорт, чуваш һәм башка төрки телләрдән дә мисаллар китерелде, шуңа күрә 248 битлек бу китап “Төрки-баск параллельләре” дип исемләнде, Уфада “Матбугат дөньясы” нәшриятында басылды. Тираж 100 данә генә, ләкин аның 25е (мотлак экземплярлар) китапханәләргә, китап палаталарына җибәрелде. Тема шактый үзенчәлекле булгач, үзнәшер юлы белән басылгач, артыгын бастырырга җөрьәт итмәдем. Электрон вариант, әлбәттә, бар һәм, кызыксынучылар килеп чыкса, җибәрергә мөмкин булачак.

Хезмәтнең фәнни мөхәррире, рухландырып торучысы – Мирфатыйх ага Зәкиев. Чабаксардандан Геннадий Емельянович Корнилов һәм Уфадан Шамил Вәли улы Нәфыйков рецензентлары булдылар.

Төрки теле белән баск теле бер-берсенә никадәр дәрәҗәдә якын?

Гомум нәтиҗәләргә килгәндә, шуңа инандым: баск теле белән татар, башкорт һәм башка төрки телләр арасында ниндидер мөнәсәбәт, һичшиксез бар. Заманча технологияләр, интернет, тел белемендәге яңа ысуллар моны тикшерүдә ярдәм итә алса да, тәкъдим ителгән охшашлыкларны тиешенчә исбатлау бер кешенең генә кулыннан килә торган эш түгел. Баск галимнәре белән бәйләнеш урнаштыру да файдалы булыр иде.

Һәм шунысы мөһим: туган телебезнең тамыры йөз еллар да, мең еллар да түгел, берничә мең еллар тирәнлеккә тармакланган. Һәр тел генә түгел, андагы һәрбер сүз, һәрбер аваз – үзе бер серле сандык кебек, бетмәс-төкәнмәс мәгълүмат саклый. Ата-бабаларыбыз безгә тапшырган шушы тиңсез хәзинәне, вакыт диңгезендә меңәр еллар буе чарланган энҗедәй телебезне санлау, кадерләү– олы бурычыбыз.

  • Автор турында белешмә: Дилбәр Данис кызы Булатова (Сөләйманова) Башкортстанның Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. Калмашбаш урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлаган. 1994 елдан “Тулпар” журналында бүлек мөхәррире булып эшли. Өч проза китабы авторы, “Туган як әдипләре” уку әсбабы автордашы. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100