news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан торт рецепты

Блогер Исмегөл апа тәмле ризыкларының рецептларын инстаграмдагы сәхифәсенә куеп бара.

news_top
Исмегөл ападан торт рецепты

Бу юлы Исмегөл апа торт пешерергә өйрәтә.

Крем өчен 500 г каймак (20 һәм 15 процентлы каймакларны кушарга), 2 аш кашыгы шикәр комы алырга. Бу әйберләрне миксер белән болгатып, күпертергә.

Камыр өчен 3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, 6 аш кашыгы куертылган сөт, 10 г камыр көпшәкләндергеч, 1 стакан чамасы он алырга.

Камыр өчен башта йомырканы яхшылап күпертергә, аннары аз-азлап шикәр комы салырга. Куертылган сөт, камыр көпшәкләндергеч, он салып камыр ясарга.

Камырны икегә бүләргә һәм майлы табага җәеп пешерергә. Пешкән камырны шакмаклап турарга. Камыр кисәкләрен кремга манып, тәлинкәгә өяргә.

Әзер тортның өстенә шоколад уып сибәргә, яки эретеп агызырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар