Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан тавык ите белән бергә пешкән суган рулеты рецепты

Аш-су остасы үз битендә үзенчәлекле ризык рецептын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Исмегөл ападан тавык ите белән бергә пешкән суган рулеты рецепты
https://www.instagram.com/ismegull/

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллинадан тавык ите белән бергә пешерелгән суган рулеты рецептын тәкъдим итәбез.

Тавык итен сарымсак, тоз, майонез, тәмләткечләр белән болгатып бер сәгатькә яки төнгә суыткычка куярга кирәк.

Тавыкны табада кыздырырга, әмма пешәр-пешмәс калса яхшырак, чөнки рулет белән дә пешә.

Табада кишер, суган, помидорны май салып, кыздырып алырга, аннары бераз су өстәп томалап пешерергә.

2 йомыркага токмач камыры басарга, җәяргә. Яшел суганны турарга һәм җәймәгә сибеп чыгарга, өстенә угычтан атланмай уарга, рулет итеп төрергә һәм кисәргә җайлы булсын өчен туңдыргычка куеп торырга.

Кәстрүль төбенә тавык итеп, аның өстенә кишер белән суганны салырга. Аннары рулетны кисәргә дә шунда ук аларны тезеп чыгарга, бераз гына су салырга һәм сүрән утта 30-35 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100