Исмегөл ападан пылау рецепты
Девзира дөгесе базарда җимешләр сатыла торган урында бар. Алардагы дөгеләр кызыл яки ак комлы була, шуңа күрә яхшылап юарга кирәк. Бу дөгеләрнең тәмнәре бөтенләй башка, бик тәмле. Пылауны мин шушындый дөге белән пешерәм. Агы да бик тәмле, таралып тора торган була.
Пылау өчен: ярымбоҗралап туралган суган, озынчага бик вак итмичә туралган кишер, туралган ит, девзира дөгесе, ногыт борчагы, тоз, борыч, тәмләткечләр - зира, барбарис, 15 данә йөзем җимеше, 4-5 данә өрек җимеше, 2 данә караҗимеш, 2 бөтен сарымсак, үсемлек мае, кайнамаган су.
Кичтән ногыт борчагын суга салып калдырырга, шулай итмәсәң, ул пешеп бетми, купме озак торса шулай яхшырак.
Дөгене юып салырга (дөгене иттән күбрәк итеп салмыйм, фотодан күренгәнчә шул иткә бер стаканнан бераз гына арттырып салдым, 1,5 стакан ук булып җитмәде). Дөгене тигезләп җәйгәннән соң, өстенә бөтен сарымсакларны батырырга, тоз, тәмләткечләр сибәргә, йөзем җимеше, кара җимеш, өрек җимеше, алдан бүрттергән ногыт борчагын суыннан саркытып салырга да дөге күмелерлек итеп кайнамаган су агызырга.
Кичтән ногыт борчагын суга салып калдырырга, шулай итмәсәң, ул пешеп бетми, купме озак торса шулай яхшырак.
Кәстрүлгә үсемлек маен салып, бераз кыздырырга, туралган суганны салып, кыздырып алырга. Туралган итне юып, суган өстенә салып, итнең үз согы бетә башлаганчы бик сүрән утта кыздырырга. Бераз тоз, борыч сибәргә.
Кишер өстәп болгатырга һәм тагы бераз сүрән утта кыздырырга. Бераз кызганнан соң, кәстрүлне каплап пешереп алырга.
Дөгене юып салырга (дөгене иттән күбрәк итеп салмыйм, фотодан күренгәнчә шул иткә бер стаканнан бераз гына арттырып салдым, 1,5 стакан ук булып җитмәде). Дөгене тигезләп җәйгәннән соң, өстенә бөтен сарымсакларны батырырга, тоз, тәмләткечләр сибәргә, йөзем җимеше, кара җимеш, өрек җимеше, алдан бүрттергән ногыт борчагын суыннан саркытып салырга да дөге күмелерлек итеп кайнамаган су агызырга.
Сүрән утта бераз кайнаганнан соң, зира, барбарис сибеп, пешереп бетерергә. Пешеп чыкканнан соң, өстен сөлге белән каплап 5-10 минут тотарга.
Җимешләр пылауны берничек тә баллы итми, бары тик тәм өсти, сарымсак һәм башка тәмләткечләр белән кушылып пылауны тагын да тәмле итә.