Исмегөл ападан галета рецепты
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл ападан эремчекле камырдан алма бәлеше ягъни галета пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 100 грамм эремчек, 1 йомырка, тәменчә тоз, 70 грамм чамасы атланмай, 10 грамм көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стаканнан бераз артыграк он.
Эчлек өчен алмаларның үзәген алып турарга, табага атланмай салып эретергә, шуңа алма әче булмаслык итеп тәменчә шикәр комы салып, болгатып эретергә, бераз кызгылт төс кергәнче болгатып торырга.
Барлык ингредиентларны салып, камыр ясарга.
Эчлек өчен: 4-5 алма, 50 грамм чамасы атланмай, тәменчә шикәр комы.
Эчлек өчен алмаларның үзәген алып турарга, табага атланмай салып эретергә, шуңа алма әче булмаслык итеп тәменчә шикәр комы салып, болгатып эретергә, бераз кызгылт төс кергәнче болгатып торырга.
Аннары алмаларны өстәп, болгатып пешереп алырга.
Барлык ингредиентларны салып, камыр ясарга.
Табага махсус кәгазь җәяргә, өстен майларга. Камырны тигез итеп түгәрәкләп җәяргә, камыр йомшак була. Шунын өстенә табадагы алманы соклары белән бергә түгәрәкләп тезеп чыгарга.
Камырның кырыйларын алма өстенә күтәртеп чыгарга да тигезлэп, матурлап җибәрергә.
Духовкага пешерергә куярга, озак пешми.