Исмегөл ападан эремчекле шарлотка рецепты
«Чәй янына тәмле пирог булачак», - дип рецепт белән бүлешкән хуҗабикә.
Эремчекле шарлотка өчен: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм эретелгән ак май, 350-400 грамм эремчек, 2 стакан он, көпшәкләндергеч, 2-3 алма.
Йомырканы яхшылап шикәр комы белән бергә болгатырга, шуңа эретелгәэн ак май, эремчек, он һәм көпшәкләндергеч кушарга һәм яхшылап болгатырга.
Камыр куе булырга тиеш. Камырны майланган табага салырга һәм алмаларны бүлеп камыр өстенә тезеп чыгарга. Духовкада 45 минут чамасы пешерергә.
Тәмле булсын!