Исмегөл ападан бер чиләк помидордан томат согы рецепты
Томат согы ясау өчен 1 чиләк помидор, 0.5 литр су алыгыз.
Помидорларны дүрткә бүлеп, пешерергә утка куярга, бераз су салырга. Помидорларны пешкәнче, изелеп беткәнче пешерергә дә блендер аша үткәрергә. Шул помидорлы сокны иләк аша сөзеп салырга.
Сөзелгән 2 литр сокка 0,5 аш кашыгы тоз, 0.5 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салып, сокны кайнатып алырга.
Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкачлап куярга. Помидорны пешергәндә суны үзеңчә карап салырга да була, күбрәк булса, томат согы сыеграк булачак. Тозны, шикәр комын тәменчә салырга була.
«Узган ел ясадык, безгә бик ошады, шуңа күрә быел рецептын сезнең белән бүлешәм», — дип яза Исмегөл апа.