Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан белен рецепты

Исмегөл ападан белен рецепты

news_top_970_100
Исмегөл ападан белен рецепты

Инстаграм кулланучыларны тәмле рецептлары белән сөендереп торучы Исмегөл апа бу юлы белен пешерергә өйрәтә.

1 кап кефир, 1 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы сыек май, 3–4 аш кашыгы шикәр комы, 11–12 аш кашыгы он алырга кирәк.

Шуларның барысын бергә яхшылап болгатабыз. 0,5 стакан кайнап чыккан суга 0,5 бал кашыгы чәй содасын салабыз. Шуны әзер камырга салабыз.

«Яхшылап болгатканнан соң, камырны 5 минут ял иттерергә, башкача болгатырга кирәкми. 5 минуттан соң, майланган табага салып, беленнәр пешерергә. Тәмле булсын!» — дип яза Байлар Сабасында яшәүче хуҗабикә Исмегөл апа.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

БЕЛЕН 1кап кефир 1 йомырка 1 бал кашыгы тоз 2 аш кашыгы сыек май 3-4 аш кашыгы песок 11-12 аш кашыгы он Барысын бергэ яхшылап болгатабыз 0.5 стакан кайнап чыккан суга 0.5 бал кашыгы чэй содасын салып болгатырга, хэм шуны эзер камырга салырга. Яхшылап болгатканнан сон, камырны 5 минут ял иттерергэ, башкача болгатырга кирэкми. 5 минуттан сон, майланган табага салып, беленнэр пешерергэ. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #блинчики #татарлар

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100