Исмегөл ападан бавырсак
"Шушы камырдан иртән коймак, соңрак бавырсак пешердем", - дип яза Исмегөл апа сәхифәсендә
Камыр өчен: 750 грамм җылы сөт, 5 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы майонез, 5 аш кашыгы сыек май, бераз чүпрә, тоз, он.
Камырны җылы урынга кабарырга куярга кирәк. Табаны бераз майлап коймаклар пешерергә. Пешкәч атланмай белән коймакларны майлап, табынга бирергә була.
Камырны җылы урынга кабарырга куярга кирәк. Табаны бераз майлап коймаклар пешерергә. Пешкәч атланмай белән коймакларны майлап, табынга бирергә була.
Калган камырга бераз он өстәп болгатырга һәм янә кабарырга куярга. Камырдан бавырсаклар ясап, майда пешереп алырга.