news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан Адыгея сыры рецепты

Йомырка белән каймакны миксер белән күпертергә кирәк.

news_top
Исмегөл ападан Адыгея сыры рецепты
https://www.instagram.com/ismegull/

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл ападан Адыгея сыры рецептын тәкъдим итәбез.

Сыр өчен 1 литр сөт, 1 аш кашыгы өеп тоз, 3 йомырка, 200 грамм каймак кирәк.

Миксер белән йомырка һәм каймакны күпертергә. Сөткә тоз салып кайнатырга. Сөт кайнап чыгу белән, алдан күпертелгән массаны салырга. Гел болгатып торырга да, кайнап чыккач 5 минут кайнатырга һәм утны бераз кысарга.

Масса эремчекләнгәч, саркытырга кирәк. Суы агып беткәч, сыр әзер була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар