Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападагы "каба" нәрсә ул?

Татар блогеры Исмегөл апа инстаграмда каба күрсәтте. Кабаның нәрсә икәнен беләсезме?

news_top_970_100
Исмегөл ападагы "каба" нәрсә ул?
"Тормышларыбыз Аллага шөкер, сөенеп туймаслык. Мондый техника заманы булып да, мин дә эшли алырмын дип ул вакытларда уема да кермәгәндер инде. Менә бу КАБА белән башта әнием, аннан инде, кияүгә чыккач, үзем җон җегерли идем. Җон носкилар бәйләү өчен башта җоннан җеп эрли идек, аннары шул җеп белән носки бәйли идек. Рәхәт заманнарда яшибез, Аллага шөкер! Бөтен нәрсә җайлашкан хәзер. Ташламыйм, әнием истәлеге итеп һаман да саклыйм!" - дип язган Исмегөл апа.

Ул хәзер инде музейларда гына саклана торган каба фотосын инстаграмга куйган.

Шулай да кабаны Исмөгел апаның инстадуслары да хәтерли булып чыкты. "Ишек тоткасына бәйләп эрли идек", - дип искә төшерүчеләр дә бар.



Кабадан тыш, Исмегөл апа инстаграмына борынгы сандык фотосын да куйган. "1913 елгы әниемнең көндәлек тормышта кулланган сандыгын сезгә дә күрсәтим әле. Якынча 1938 еллардагы сандыкның өй түрендә торганын үзем дә хәтерлим әле. Бүгенге көнгә кадәр ватылмыйча, буяулары да кырылмыйча саклана бирә", - дип язган ул.

Тормышларыбыз Аллага шокерсоенеп туймаслык. Мондый техника заманы булыр да мин дэ эшли алырмын дип ул вакытларда уема да кермэгэндер инде. Менэ бу КАБА белэн башта энием, аннан инде кияугэ чыккач, узем жон жегерли идем. Жон носкилар бэйлэу очен башта жоннан жеп эрли идек, аннары шул жеп белэн носки бэйли идек. Рэхэт заманнарда яшибез Аллага шокер! ботен нэрсэ жайлашкан хэзер ташламыйм, энием истэлеге итеп хаман да саклыйм.

Публикация от Исмегуль (@ismegull)



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100