Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл апа Зәйнуллинадан Пәхләвә ясау рецепты

Саба районы Иләбәр авылында гомер кичерүче ханым Инстаграм челтәрендә 200 дән артык ризык рецепты белән бүлешә.

news_top_970_100
Исмегөл апа Зәйнуллинадан Пәхләвә ясау рецепты
https://www.instagram.com/p/B7wbWWzIvfC/

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллина аш-суны әнисеннән үк мирас булып калган рецептлар белән әзерли. Шулай ук Интернеттан, яки газета-журналлардан күргәннәрен дә, башта үзе пешереп карый, аннары якыннары белән дә бүлешә.

Пәхләвә камыры ясар өчен:

250 гр каймак

250 гр атланмай

1 бал кашыгы чәй содасы

5-6 стакан он

Эчлек өчен:

400 гр әстерхан чикләвеге

300 гр песок

Камыр майлар өчен:

100 гр атланмай

1 йомырка сарысы

Сироп өчен:

0.5 стакан су

4 аш кашыгы бал

Аерым савытта каймакка чәй содасы салып яхшылап болгатырга. Икенче савытка он һәм аның өстенә чәй содасы кушылган каймакны, эретелгән атланмайны салып, камыр басарга.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ПЭХЛЭВЭ Камыры 250 гр. каймак 250 гр. атланмай 1бал кашыгы чэй содасы 5-6 стакан он Эчлеге 400 гр эстерхан чиклэвеге 300 гр. песок Камыр майлар очен 100гр. атланмай 1 йомырка сарысы Сироп очен 0.5 стакан су 4 аш кашыгы бал Аерым савытта каймакка чэй содасы салып яхшылап болгатырга. Икенче савытка он салырга хэм анын остенэ чэй содасы салынган каймакны, эретелгэн атланмайны салып, камыр басарга. Эзер камырны 30-40 минутка суыткычка куеп торырга. Ул арада эчлек эзерлэргэ: чиклэвекне бик нык итеп вакларга, шуна песок салып яхшылап болгатырга. Эчлек эзер. Эзер камырны суыткычтан алып, 8 тигез олешкэ булергэ дэ хэр жэемне юка итеп жэяргэ. Табага бер жэемне салып, анын остен эретелгэн атланмай белэн майларга хэм тагы бер жэем камырны остенэ куярга да атланмай белэн майлап, шунын остенэ эчлекнен беразын сибэргэ. Шулай дэвам итергэ, бер жэем жэяргэ, остен атланмай белэн майларга хэм эчлек сибэргэ. Хэр катлам шулай эшлэнэ. Эзерлэп бетергэч, пэхлэвэнен остен бер йомырка сарысы белэн майларга да ромб рэвешендэ камырны кисэргэ, остен чиклэвек белэн бизэргэ дэ духовкага 30-40 минутка пешерергэ куярга. Пешеп чыгарга 10-15 минут кала пэхлэвэ остенэ баллы су коярга. Баллы су шулай эшлэнэ: су белэн балны кушарга хэм ут остендэ эретеп алырга, лэкин кайнатмаска. Пэхлэвэ пешеп, эзер булгач суытырга, аннары гына кисэргэ. Тэмле булсын! Каймакнын 15%,20% белэн дэ пешереп карадым, икесеннэн дэ бер торле чыга. Тэмле булсын! #исэнсауашаргаязсын #исмегульрецептлары #пахлава

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Әзер камырны 30-40 минутка суыткычка куеп торырга.

Ул арада эчлек әзерләргә: чикләвекне бик нык итеп вакларга, шуңа песок салып яхшылап болгатырга. Эчлек әзер.

Әзер камырны суыткычтан алып, 8 тигез өлешкә бүләргә дә һәр җәемне юка итеп җәяргә. Табага бер җәемне салып, аның өстен эретелгән атланмай белән майларга һәм тагы бер җәем камырны өстенә куярга да, атланмай белән майлап, шуның өстенә эчлекнең беразын сибәргә. Һәр катлам шулай эшләнә.

Әзерләп бетергәч, пәхләвәнең өстен бер йомырка сарысы белән майлап, ромб рәвешендә камырны кисәргә һәм өстен чикләвек белән бизәп духовкага 30-40 минутка пешерергә куярга. Пешеп чыгарга 10-15 минут кала пәхләвә өстенә баллы су коярга.

Баллы су болай эшләнә: су белән балны кушарга һәм ут өстендә эретеп алырга, ләкин кайнатмаска.

Пәхләвә пешеп, әзер булгач, суытырга, аннары гына кисәргә кирәк.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100