news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исмегөл апа Зәйнуллинадан баклажанлы һәм ташкабаклы запеканка рецепты

Сырны пешеп чыгар алдыннан гына салсагыз яхшырак була.

news_top
Исмегөл апа Зәйнуллинадан баклажанлы һәм ташкабаклы запеканка рецепты

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллинадан  баклажанлы һәм ташкабаклы запеканка рецептын тәкъдим итәбез.

Запеканка өчен ташкабак, баклажан, суган, помидор, фарш, сыр, тоз, борыч, тәмләткечләр кирәк булачак.

Баклажанны телемләп кисеп, бераз тоз сибеп тотарга, ташкабакны да телемләп кисергә.

Фаршны табада суган, помидор тоз салып, пешереп алырга.

Ташкабак белән баклажанны да табада бераз кыздырып алырга.

Аннары табага башта ташкабакны, анын өстенә фарш, тагы ташкабак, фарш һәм баклажаннарны тезергә, өстенә сыр уырга да духовкага 15-20 минутка куеп алырга.

Сырны пешеп чыгар алдыннан гына салсагыз яхшырак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар