Исмегөл апа савыт-сабаны ничек чистарта?
Исмегөл апа савыт-сабаны ничек чистарта?
Инстаграм челтәрендә төрледән-төрле рецептлары белән популярлык казанган Исмегөл апа савыт-сабаны горчица белән чистарта икән. Байлар Сабасында яшәүче бу ханым серләре белән уртаклашты
«Хәзерге көндә савыт-саба юар өчен нинди генә яхшы гельләр булуга карамастан, мин инде күптән әбиләр, әниләр заманына кайттым. Горчицага бераз аш содасы салам да юам рәхәтләнеп. Сода салмыйча да була. Менә юып карагыз әле, кулыңны бер ияләштерсәң, юарга да уңайлы, бер авырлыгы юк. Кулларга да файдалы», — дип язган ул.
Инстачылар үз серләре белән дә уртаклашкан. Берәүләр лимон кислотасы куша, башкалары горчица белән генә юа икән. Күпләр химик матдәләрне кулланмавын әйтә.