«Һәрбарчабызга да Гарәфә көннәрен хаҗилар сафында үткәрергә насыйп булсын!»
Кешеләрне намазга ничек өйрәтергә омтылабыз, ничек ураза тотарга чакырабыз, шулай ук хаҗ кылырга да өндәргә тиешбез.
Хаҗны үтәү өчен акча туплау гына җитми, белем дә алырга, сәламәтлекне дә кайгыртырга, ә иң мөһиме үзеңдә тәкъвалык, эчкерсезлек, ихласлык тәрбияләргә кирәк, ди Казанның «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы, хаҗи Исмәгыйль хәзрәт Биккинин. Бөтен дөнья мөселманнары Мәккә җирләренә изге сәфәр кылган вакытта хәзрәт белән хаҗ гыйбадәте турында сөйләшеп алдык.
Хәзрәт, Корбан бәйрәменең тарихын барчабыз да белә, шулай да тагы бер искә алыйк әле...
Корбан гаете Ибраһим галәйһиссәләм белән Исмәгыйль галәйһиссәләмгә бәйле. Ибраһим галәйһиссәләмнең тормышында зур сынаулар була, шул сынауларның иң зурысы – балалары булмый. Өлкән яшькә җиткәч кенә беренче улы Исмәгыйль галәйһиссәләм туа. Кадерле, көтеп алынган улы. Аңа шатланып, куанып яшәгән вакытта Аллаһы Тәгалә хатыны Һаҗәрне һәм улы Исмәгыйльне Мәккә шәһәре җирлекләренә алып барып куярга әмер бирә. Ул вакытта әле Мәккә шәһәре булмый, Ибраһим галәйһиссәләм Палестина җирлекләрендә яши. Аллаһыга тапшырып, улын Исмәгыйльне һәм аның анасын Һаҗәрне шушы ерак чүлгә алып барып куя. Шуннан соң сынаулар башлана. Әлеге сынауларның киләчәктә даны, хөрмәте булачак. Ибраһим галәйһиссәләм киләчәктә шушы җирлектә Мәккә шәһәре, Әл-Хәрам мәчетләре булачагын белми. Аларның үрнәкләре Кыямәт көненә кадәр өммәтләргә сөннәт һәм фарыз булып калачак дип үзе дә уйламагандыр. Исмәгыйль галәйһиссәләмнең яшүсмер вакыты, Ибраһим галәйһиссәләм аның янына килә дә үзенең төш күрүен сөйли. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмгә вәхи итеп төш күрсәтә – берничә төн рәттән Ибраһим галәйһиссәләм махсус бер урында Исмәгыйль галәйһиссәләмне Аллаһы ризалыгы өчен корбан итә, ягъни чала. Ибраһим галәйһиссәләм башта үзенә ышанып та бетми, ләкин төшләр бер-бер артлы кергәч, ул тәмам инана һәм Исмәгыйль галәйһиссәләмгә килә дә аның кулыннан тотып алып китә. Шушы вакытта ананың үзенең иренә, баланың атасына карата итагатьлелеген карагыз. Ибраһим галәйһиссәләм Исмәгыйль галәйһиссәләмгә әйтә: «Улым, мин сине төшемдә Аллахка корбан итеп чалуымны күрдем» (»Саффәт» сүрәсенең 102 аяте). Биредә ул «бүнәйә» дигән сүз куллана, ягъни «улчыгым», «улыкаем» дип, йомшак итеп Исмәгыйль галәйһиссәләмгә мөрәҗәгать итә. Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһка буйсынырга әзер була – үз баласын, үзенең канын, көтеп алынган улын корбан итәргә җыена. Исмәгыйль галәйһиссәләмнең анасы Һаҗәр белән бирелгән яхшы тәрбияне карагыз, Исмәгыйль бер карышып тормыйча әтисенә: «йә, әбәти (ягъни, әтекәем), Аллаһы Тәгалә нәрсә боерган булса, шуны эшлә, иншалла, минем сабырлыгымны күрерсең», - ди. Шушы аятьтән ата белән угыл арасында булган мөнәсәбәтне күрәбез. Ибраһим галәйһиссәләм махсус урынын белә – хәзерге вакытта Әл-Хәрам мәчете, Мәккә шәһәренең чите дип атала. Чөнки Мәккә шәһәрендә кан түгәргә ярамый, ул җирлекләр мөкатдас, изге урыннар, аның махсус чикләмәләре бар. Ибраһим галәйһиссәләм шушы чикләмәләр булганга читкә чыга һәм дә шунда Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан кылырга ниятли. Аның каршына, берничә мәртәбә вәсвәсә кылып, иблис тә килә: «Ибраһим, син нәрсә эшлисең, акылыңа кил, син бит үз улыңны чаласың», - дип әлеге уеннан кире кайтырга чакыра. Ләкин Ибраһим галәйһиссәләмнең җавабы кыска була: ул аңа таш ыргыта. Хәзерге вакытта да Ибраһим галәйһиссәләмнең шушы таш ыргыту үрнәге хаҗилар тарафыннан хаҗ вакытында кабатлана. Ибраһим галәйһиссәләм күрсәтелгән урынга барып урнашкач, Исмәгыйль галәйһиссәләмне пычак белән берничә мәртәбә бугазлап карый, ягъни пычак белән муенын ышкый, үзенең ниятен генә түгел, тырышлыгын да күрсәтеп куя. Шул вакытта Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгаләдән вәхи килә, фәрештәләр килә: «Ибраһим, тукта, сынауны үтәдең, шушы җәннәттән китерелгән корбанлык-сарык, аны чал», - дип әйтелә. Ибраһим галәйһиссәләм киләчәктә аңа җибәрелгән сынау Кыямәт көненә хәтле барча мөселманнар өммәтенә күчеп барачаклыгы турында уйлап та каралмагандыр. Хәзерге вакытта без махсус шушы Зөлхиҗҗә аенда, Ибраһим галәйһиссәләмнең һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең үрнәкләрен үтәп, корбаннарыбызны чалабыз. Кеше канын да түкмибез, ә үзебезгә ризык итеп яратылган корбаннарны чалабыз. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә безгә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә әйтә: «Шушы корбанның каны да, тәне дә, ите дә, җоны да Миңа ирешми», - ди. Ягъни Аллаһы Тәгаләгә безнең тәкъвалык кына кирәк. Ибраһим галәйһиссәләм үрнәген карагыз, кадерле булган улы бит инде, аның ите дә, сөяге дә үзенеке, үзенең улыннан мәхрүм булам дип уйлаган, пычакның үтмәячәген белми. Корбан чалып, Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә каршында без үзебезнең тәкъвалыгыбызны, итәгатьлекне, буйсынуны, ихласлыкны күрсәтәбез. Аллаһы Тәгалә безнең балабызга да, безнең корбаннарыбызга да, безнең сарык-сыерларыбызга да мохтаҗ түгел, Аңа бары безнең итәгатьлелек кенә барып ирешә. Гайшә анабызның бер хәдисендә: «Гает вакытында корбан чалу иң изге эшләрдән булып санала», диелә. Аның зур малданмы, кече малданмы булуы мөһим түгел, бу – изге кешеләрнең үрнәген яңарту, Аллаһы Тәгаләгә булган гыйбадәтләрне зурлау, күртәрү. Без бит чалган корбанлык итләрен ыргытып кына калдырмыйбыз, учакта да якмыйбыз, аны кешеләргә таратабыз, якыннарыбызны, мохтаҗларны сыйлыйбыз, күчтәнәчләр бирешәбез, ягъни әлеге бәйрәм күп изгелекле эшләр башкарырга этәрә. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм хәдисләрендә җиткерелә: Кыямәт көнендә шушы корбаннарыбыз һәрбер җоны, һәрбер җон төбе белән киләчәк, аларның килүе безгә җәннәткә ирешергә бер сәбәп булачак. Кешеләр корбаныбыз кабул булыр микән, юк микән дип борчыла, Гайшә анабызның бер хәдисендә болай диелә: «Әгәр дә корбанлык сәламәт булса, каны җиргә тигәнчегә хәтле, ул кабул булачак».
Корбан гаете бәйрәме хаҗ гыйбадәте белән бәйләнгән. Ни өчен олы хаҗны нәкъ менә Корбан гаете вакытында гына үтәп була?
Корбан гаете хаҗ вакытында үтәлә, ул хаҗның бер гыйбадәте булып тора. Хаҗ исә Зөлхиҗҗә аенда була, ә Зөлхиҗҗә ае изге айларның берсе булып санала. Шушы изге айлар дөнья яралганнан алып изге булып тора. Нәрсә белән? Әлеге айларда изге гамәлләребез, изгелекләребез өчен өстәмә әҗер-савап алып була, шул ук вакытта хата өчен өстәмә шелтә дә булырга мөмкин. Хаҗ һәм корбан – борынгы гыйбадәт ул, алар безнең өммәтебезгә генә бәйле түгел. Ул Ибраһим галәйһиссәләм һәм Исмәгыйль галәйһиссәләм вакытыннан ук башланганнан эшләр булып санала. Канунлашулары – Мәккә җирлекләренә килеп, ихрам белән, Кәгъбәтулла каршында тәваф кылу, Сафа һәм Мәрва арасында сәги үтәү, Гарәфәдә дога кылу, Мөздәлифада төн үткәрү, Мина җирлекләрендә таш ыргыту кебек хаҗ тәртипләре – пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу гәләйһи вә сәлләм үрнәгенә бәйле. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм хәдисендә: «Минем рәвештә хаҗны үтәгез», диелә. Хәзерге вакытта өммәтебез хаҗны шушы рәвешле үти, шулай да хаҗның башы Ибраһим галәйһиссәләм вакытына барып тоташа. Тарихыбыздан, хәдисләрдән билгеле булганча, Ибраһим галәйһиссәләм генә түгел, башка халыклар, милләтләр, Аллаһны бер итеп күргән кавемнәр, гарәп милләтләре, Ибраһим галәйһиссәләм белән Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында булган пәйгамбәрләр шушы җирлекләргә килгәннәр, зират кылганнар, Кәгъбәтулла тирәсендә намаз укыганнар, Мина һәм Гарәфә җирлекләрендә гыйбадәт кылганнар. Бу – Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгаләнең бер зур рәхмәте. Хәзерге вакытта хаҗга бара алмаган кешеләр дә әлеге гыйбадәтнең кайбер өлешләрен үти ала. Әлбәттә, тәваф кылып булмый, ләкин Гарәфә көнендә ураза тота алабыз. Корбан чала алабыз. Хаҗиларыбыз исә үзләренең корбаннарын изге Мина җирлекләрендә чалдырталар, иншалла. Коръәни-Кәримнең «Хаҗ» сүрәсенең 26-29 нчы аятьләрендә Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә безгә ничек ул Ибраһим галәйһиссәләмгә кәгъбәтулланы төзергә һәм дә халыкны хаҗга чакырырга кушканлыгын әйтә. Пәйгамбәребез Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм сәхәбәләренә хаҗны үзе үтәгән рәвештә башкарырга әйтеп калдыра. Хәзерге вакытта да кылган гыйбадәтләр, тәваф булсынмы, сәги булсынмы, Гарәфәдә үзәнлекләрендә, Мөздәлифәдә, Минада булуыбыз, җәмаратларга таш атулар, корбан чалулар – бөтенесе дә пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм үрнәге буенча үтәлеп бара. Шуның кадәр зур гыйбадәтләрнең Зөлхиҗҗә аенда бер вакытка җыелуы – үзе бер нигъмәт.
Үзегез мөселманнарны озата баручы буларак та хаҗ сәфәренә еш йөрисез дип беләм. Кайсы ягы бигрәк тә тәэсирләндерде?
Хаҗ эшләрендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 2012 елдан башлап катнашабыз. Һәм әлеге эш ул шушы вакытта гына башкарылмый, ел әйләнәсе изге сәфәргә мөселманнарыбызны чакырабыз, укытабыз, аның фазыйләтләрен милләттәшләребезгә җиткерәбез, сорауларына җавап бирәбез. Ягъни хаҗ ул Мәккәдә генә үтәлми, ул үзебез яшәгән урында ук башлана. Беренчедән, кешеләр ниятлиләр, мал-мөлкәт туплый башлыйлар, аннары гына сәфәргә юнәләләр. Кешеләрнең эчкерсезлеге, ихласлыгы турында аерым әйтәсем килә. Әби-бабайлар, егетләр үзенең мал-мөлкәтен туплап, ял итәргә дә түгел, күңел ачарга да түгел, шушы изге сәфәрне үтим дип ташлы-чүлле җирләргә, эсселеккә, пәйгамбәр салләллаһу гәләйһи вә сәлләм сөннәтен үтим дип баралар. Бер әби гомер буе үзенең авылында яшәгән, хаҗ алдыннан сыер-сарыкларын да сатып киткән иде. Менә моңа ничек тыныч кына карап була? Хаҗда 1 млн халык сыярлык мәчет эчендә ватандашларыңны, таныш булган кешеләрне очратасың – монысы тагы бер могҗиза. Үз төркемеңнән булган кешеләр түгел, башка оештыручылар белән килгән, Рәсәйнең башка почмакларыннан җыелган ватандашыңны, милләтәшеңне, танышыңны очраклы рәвештә очратасың. Әл-Хәрам мәчете тирәсендә намаз уку – тагы бер могҗиза. Анда бит бер милләттән һәм бер-берсен аңлый торган халык җыелмый – төрле милләтләрдән, төрле телләрдә аралашалар. Намаз алдыннан урамнардан халык бара һәм азан башланган вакытта алар үзләренең адымнарын тизләтәләр, камәт алдыннан сафларга тезелә башлыйлар. Бер кеше дә бер-берсен аңламый, ләкин сафларга тезелә. Еракта гына имамның «Аллаһу әкбар» дигән тәкъбиренә бер мизгелдә бөтенесе кушыла, шушы вакытта гөжләп торган Мәккә тынып кала. Аның тәкъбиренә карап, шушы халык бер организм кебек рөкугъка китә, сәҗдәгә китә, гыйбадәт кыла. Имам ике якка сәлам биргәч, халык тарала. Менә бу да минем өчен зур могҗиза булды. Хаҗ вакытында халыкның оешкан булуы сокландыра. Шуның кадәр халыкка су җиткезергә, ризык җиткезергә кирәк, оештыруны башкарырга кирәк. Кайбер елларда 6 млн га хәтле хаҗилар катнашкан чаклар да булды, аннары кими башлады, 3,5 млн катнаша башлады, бу елда 1 млн гына. Шушы хәтле халыкны оештыру да күпме көч сорый, дөньякүләм могҗиза дияр идем. Гарәфәдә булу, Гарәфә җирлекләрендә дога кылу – күңелгә иң үтеп керә торган вакыт. Догалар кылган вакытта күңелләр шуның хәтле нечкәрә, абыйлар, өлкән яшьтәге бабайлар, хатын-кызлар турында әйтмим дә инде, барчасының да күзләреннән яшь ага. Җаннар Адәм галәйһиссәләмнең аркасыннан менә шушы Гарәфә җирлекләрендә барлыкка килгән, дигән риваятьләр бар. Галимнәр шуңа: «Гарәфә җирлекләренә кайткач, җаныбызга үзебезнең ватаныбызга кайткан кебек рәхәт була», - дип җиткерәләр. Икенче бер риваятьтә, Адәм галәйһиссәләм белән Һава анабыз җәннәттән төшерелгәч, шушы Гарәфә җирлегендә очрашалар, диелә. Кәгъбәтулла каршында тәваф кылганда, кулларны догага күтәргәндә, шуның хәтле Аллаһы Тәгаләнең якын булуы, догаларыбызга җавап кайтарылуы күңел-йөрәкләр белән сизелеп тора. Мәрхүмнәр өчен дога кылган вакытта шушы мәрхүмнәр артыңда басып торган шикелле. Менә болар мине нык тәэсирләндерде.
Ялгышмасам, хаҗда «ДУМ РТ Хадж» операторы белән 6 мәртәбә булдым. Ялгыз хаҗга гына барган вакыт булмады, һәрвакытта хаҗ җитәкчесе буларак бардым, ягъни мөселманнарның төркеменә билгеләнгән идем. Монда да үзенең өстенлекләрен күрдем – кешеләргә, мөселманнарга хезмәт итәсең, үзең турында гына уйламыйсың. Бу үзеңне җыярга, һәрвакыт әзер булырга этәрә. Мәккә һәм Мәдинәне күргәч, шунда ук күңелгә кереп урнаша, анда тагы барасы, тагы намаз укыйсы килеп тора, шушы изге җирлекләрдә гомерның соңгы мизгелен каршылыйсы килә. Хаҗ бит ул Мәккәгә генә бару түгел, Мәдинәне дә – пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең каберен дә сәфәр итү. Каршыңда пәйгамбәребезнең кабере, Әбү Бәкернеке, сәхәбәләрнеке, ул Әл-Бәкыйг зиратында. Алар янәшәсендә намаз уку күңелләрне тетрәндерә һәм кире ватанга кайткач та уй-фикерең белән һаман да Мәккә җирлегендә яшисең. Кая гына барсаң да, Мәккә җирлеге искә төшә. Карале, шушы исне Мәккәдә тойган идем, карале, шушы Коръән укылышын Мәккә җирлегендә ишеткән идем, карале, шушы келәмнәр пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм мәчетендәге кебек йомшак, дип әйтеп куясың. Ул шулхәтле күңелгә кереп урнаша ки, дога кылган вакытта, зекер әйткәндә, күзләрдән яшь ага. Мондый халәтне гади тормышта очратканым юк. Кояш чыккач, духа вакыты керә – Мәкккәдәге булган бәрәкәтлеге, рәхәтлеге сизелә шулхәтле. Кешеләрнең бер-берсенә карата мәрхәмәтлелеге, бер-берсен аңламасалар да, ишарәләр белән булса да фикерләрен җиткезә алулары шаккаттыра.
Һәм әлбәттә инде догаларның кабул булуына шаккатасың. Бер елны дөрес басмау аркасында сул аякта тубык тирәсендә сеңерләр бик каты зарарланды, аяк шеште, кара янып чыкты, берничә көннән хаҗга чыгарга тиешбез. Мәккә шәһәреннән Мина җирлекләренә чыгып китәбез, анда күп итеп йөрергә кирәк, ятып булмый бит. Табиблар ятып кына торырга, кузгалмаска кушты, аягыңа тынычлык кирәк, диделәр. Аякка басып та булмый иде, шулхәтле нык авыртты. Елап дога кылдым, Аллаһының рәхмәте белән 2-3 көндә төзәлде. Кара янган урыннары калса да, аякта йөрерлек булдым. Менә бу кечкенә генә мисал. Кешеләр әлеге җирләргә килеп, теләкләрен теләп, догаларын кылып, чынга ашмастай хыялларын тормышка ашыралар.
Шундый олуг гыйбадәтне үти алыр өчен мөселман кешесе, акча җыюдан кала, нинди әзерлекләр алып барырга тиеш?
Хаҗга әзерлеккә килгәндә, эчкерсезлекне тәрбияләргә кирәк, ягъни син хаҗга барып кайтудан үзеңә бер нәрсә дә көтмисең. Хаҗи исеме дәрәҗәле, мактаулы. Шулай да әлеге гыйбадәтне үтәгәннән соң, бернәрсә дә таләп итмисең, үзеңнең мин-минлегеңне төшерү өстендә эшлисең. Хаҗга килгәч, социаль дәрәҗәбез белән, үзебезгә уңайлы шартлар булдыру ягыннан һәр адым төшеп барабыз. Мәккәгә килеп урнашкач, таныш булмаган кешеләр белән танышып, бүлмәдәшләр белән үзебезнең урыныбызны бүлешеп, ризык белән бүлешеп яшәргә туры килә башлый. Мина җирлекләрендә тагы да түбәнрәк төшәбез, монда палаткаларда урыннар тыгыз, бәдрәф уртак, киемнәребез көндәлек җайлы кием түгел, ихрам киеме. Гарәфәгә чыгып киткәч, тагы да аскарак төшәсең. Мөздәлифәдә тәмам җир өстендә йоклыйсың. Шушы хаҗ вакытында мин-минлегебез, үзебезне яратуыбыз юкка чыга. Гарәфәдән кайткач, таш ыргытырга барабыз. 3 мәртәбә җидешәр таш ыргытабыз. Аллаһы Тәгалә синең дошманың кеше түгел, шайтан булуын күрсәтә. Әлбәттә, акча җыю да мөһим, ләкин күңел әзерлеге дә югары булырга тиеш. Шушы хаҗның, Мәккәнең, пәйгамбәребезнең тормышы белән алдан танышып барырга тиешбез. Әл-Хәрам мәчете, Мәккә, Мәдинә шәһәренә пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм каршына баргач, без ул тарихларны белсәк, әлеге изге җирлекләрнең тәэсирен ныграк сизәчәкбез.
Хаҗ гыйбадәтенең савабын нинди дә булса башка гыйбадәт белән алып буламы?
Хаҗ бит ул юнәлү, барып кайту, нинди дә булса бер эштә өстенлек алу дигәнне аңлата. Дини яктан караганда, Кәгъбәтулла тирәсендә тәваф кылу, Сафа һәм Мәрва арасында сәги кылу, йөрү, Гарәфә җирлегендә булу, Мина җирлегендә булу, Мөздәлифә җирлегендә куну, җәмаратларга таш ыргыту, корбан чалу булып тора. Хаҗ вакытында ихрам хәлендә йөрибез, ягъни күңел уразасында. Барлык дөньяви киемнән, дөньяви эшләрдән, гаилә мөнәсәбәтләреннән читләшәбез. Хаҗ Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнлегендә генә кылына, аны икенче гыйбадәт белән берничек тә каплый алмый. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең бер хәдисе бар: «Әгәр дә кеше иртәнге намазны мәчеттә җәмәгать белән укыса, аннан соң дога кылып калса, зекер, тәсбих әйтсә, Коръән укыса, кояш чыккач, ике рәкәгать намаз укыса, аның өстенә хаҗ вә гомрәнеке кебек әҗер-савап языла». Әҗер-савап язылу бер мәсьәлә, ләкин бу гыйбадәтне тулысынча алыштырмый. Хаҗны алыштырырлык, аны күтәрерлек гыйбадәт юк. Я син аны үтисең, я син аны үтәмисең. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә: «Кемнең шушы сәфәргә юнәлергә көче бар, шул гына үти», - ди. Мөселман кешесе аңларга тиеш: хаҗ – ул ислам диненең бер баганасы. Кешеләрне намазга ничек өйрәтергә омтылабыз, ничек ураза тотарга чакырабыз, шулай ук хаҗны үтәргә өндәргә тиешбез. Хаҗны үтәү өчен акчасын тупларга, белем алырга, күңелебезне-тәнебезне җыеп шунда чыгып китәргә кирәк.
Хаҗ – ул гади сәфәр генә түгел, үзенә күрә бер мәхшәр мәйданы булып тора. Төрле милләтләрдән, төрле җирләрдән күпме кеше җыела, ләкин киемнәре ихрам киеме.
Хаҗ – ул мөселман өммәте белән очрашу. Кайчан әле син төрле дәүләтләрдән килгән мөселман өммәте белән шулай очраша аласың?
Хаҗ ул Ибраһим галәйһиссәләм, Нух галәйһиссәләм, Адәм галәйһиссәләм, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм һәм башка пәйгамбәрләр яшәгән урыннарны зират иттерү, күрү, изге пәйгамбәрләребез кабатлаган гыйбадәтләрне кабатлау. Кешенең малы, мөлкәте, тәне, сәфәре, догасы, намазы, корбаны, сәдакасы, тәвафы, сәги – ике тау арасында йөрүе җыелыша. Бу әҗер-саваплар, гыйбадәтләр тормышыбызга зур тәэсир сала һәм әлеге гыйбадәтне кеше бернәрсә белән дә алыштыра алмый.
Кайбер хәллерәк кешеләрнең үз гомерләрендә икешәр-өчәр һәм күбрәк тапкыр да хаҗга баруларын күрергә туры килә. Дин моңа ничек карый? Бәлки, аның мөмкинлеге булса, инде үзе хаҗны бер тапкыр кылган булса, үз акчасына туганын, күршесен, башка мохтаҗ кешене җибәрү яхшырактыр?
Хәлле кеше үзенең зәкятен түләсә, фәкыйрь кешенең хакын чыгарса, ул үзенең акчасы белән нәрсә эшлисе килсә, шуны эшли. Сәдака итеп таратып бетерәме, хаҗга барамы, үзенә самолет сатып аламы, ул аның эше булып тора. Безнең аның мал-мөлкәтенә һәм дә кесәсенә керергә, шелтәләргә хакыбыз юк. Галимнәр арасында фәкыйрь булган мөселманнарны үзегезнең акчагызга хаҗга җибәрегез дип киңәш бирүчеләр бар. Әлбәттә, моның матур мисаллары да. Безнең Рәсәйдә меңәрләгән хаҗилар байлар, хәлле кешеләрнең акчаларына хаҗга барып кайта. Җөмһүриятебез Татарстанда да хәлле кеше хисабына хаҗны үтәп кайтучылар бар. Бу изге эш туктамый, даими башкарыла. Кешенең өсте-өстенә хаҗга, гомрәгә барасы килә икән, барсын, чөнки бу гыйбадәт. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең хәдисендә әйтелә: «Хаҗ белән гомрә арасында яки ике хаҗ арасында булган фәкыйрьлекләрегез, уңышсызлыкларыгыз, гөнаһларыгыз юкка чыгып бара. Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгалә сезгә баерга һәм дә гөнаһларыгыздан пакъланырга ярдәм итә». Икенче бер хәдисендә: «Кабул булган хаҗның савабы – җәннәт», ди пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм. Шушы хәдисләрне ишеткәч, кешенең хаҗны өстәмә үтисе килә, кулында малы булган вакытта җәннәтне изге җирлекләргә барып кәсеп итәргә тырыша, иншалла. Өстәмә хаҗга, гомрәгә баручыларны хуплыйм гына. Ел саен диңгезгә барып ял итүгә без сүз әйтмибез, ә хаҗга бару күпкә изгерәк эш булып тора бит. Ибраһим галәйһиссәләмнең догасы бар, ул анда Аллаһы Тәгаләдән шушы җирлекләргә кешеләрне юнәлт, кешеләр яратсыннар аны, бу җирләрне җимешләр һәм дә ризыклар белән бай ит, дип сорый. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм Мәдинә шәһәренә бәрәкәт бир, кешеләр аны яратсыннар дип дога кыла. Нәтиҗәдә, без мөселманнар буларак, шушы ике шәһәрне яратабыз, шунда барырга омтылабыз, аларга сәфәр кылабыз.
Өстәмә хаҗны үтәүчеләрнең дәрәҗәсе Аллаһы каршында үсә генә бара. Үз акчаларына башка берәүне җибәрсәләр дә, аларга бары изгелек, бәрәкәт кенә кайтачак. Башка кеше аның исеменнән барып хаҗны үтәсә, аның догалары, аның рәхмәтләре, аның шөкерләре Аллаһы каршында мөселманга ярдәм итү булып тора бит. Кайбер кешеләр бәдәл хаҗга җибәрәләр: үзе бара алмый, акчаны бирә дә, аның исеменнән башка кеше хаҗны үтеп кайта. 200-300 мең акчаны кеше аның исеменнән хаҗны үтәп кайтсын диеп тапшыру өчен нинди күңел батырлыгы кирәк! Үзләренең өсләреннән хаҗны төшереп, аннары төркем-төркем мөселманнарны хаҗга юнәлтүчеләр дә бар. Алар хаҗның изгелеген, рәхәтлеген сизделәр. Алар өстендә мактау өстенә мактау.
Вафат булган әти-әниләр исеменнән хаҗ кылу, я корбан чалу дөресме?
Кеше үз гомеремдә бер мәртәбә корбан чалсам, минем өстемнән корбан төште дип уйлый. Әгәр дә безнең Корбан гаете вакытында кесәбездә 32 мең акча булса, җитәрлек мал-мөлкәт бар икән, без аны һәр ел чалырга тиешбез. Гаиләбездә акчабыз җитәрлек булса, һәрбер кеше исеменнән – үзебез исеменнән, балабыз, хатыныбыз исеменнән үтәргә тиеш булабыз. Зәкят тапшыручы кешеләр булсалар, акчабыз яхшы икән, гаиләбез исеменнән бер корбан чалып кына җаваплылык төшмәячәк, һәрбер кеше исеменнән корбан чалынырга тиеш була. Гаиләбезнең бюджеты фәкать бер корбанлык кына чалырга мөмкинлек бирә икән, ул чакта гаилә исеменнән бер корбан чалабыз.
Әгәр дә кеше үз исеменнән хаҗны төшергән булса, киләсе хаҗны вафат булган туганы исеменнән кыла ала. Үз исеменнән хаҗны төшермәгән булса, әти-әнисе исеменнән гомрә кылырга да мөмкин. Хаҗдан тыш булган вакытта Мәккә-Мәдинә җирлекләренә бара һәм әти-әнисе исеменнән гомрә кыла. Ул вакытта үз исеменнән дә гомрә кылырга мөмкинлеге була. Башта үз исеменнән кыла да аннан соң әти-әниләре исеменнән дә өстәмә гомрәләрне кылырга тиеш була. Әгәр дә кеше үз исеменнән хаҗны төшермәгән булса һәм хаҗга барса, башта үз исеменнән гомрә кыла, хаҗ беткәч, әти-әнисе исеменнән өстәмә гомрә үти ала. Вафат булган кеше исеменнән тулы хаҗны үтәр өчен, аңа башта үз өстеннән хаҗ гамәлен төшерергә кирәк. Корбан мәсьәләсенә килгәндә, гаиләнең бюджетына карыйбыз. Әгәр дә исән кеше исеменнән корбан чалырга вәҗиблек булса, кесәбездә бу елны 32 мең акча булса, үз исемебездән корбан чалырга тиешбез. Үткән елны чалынган корбаннар чутланмый. Һәр ел исән булган кешеләр, әгәр дә аларның мөмкинлеге булса, корбан чалырга тиешләр. Кеше корбанны үз өстеннән төшерсә, өстәмә корбанны вафат булган кеше исеменнән дә чалырга рөхсәт ителә. Корбанны вафат булган әти-әнисе исеменнән Зөлхиҗҗә аеннан тыш та, ягъни башка вакытта да чалырга мөмкин.
Хаҗга бара алмаган мөселманнар әлеге бәйрәм көннәрен ничек уздырырга тиешләр? Бәйрәм алды көннәрендә нинди гыйбадәтләргә өстенлек бирергә кирәк?
Хаҗга бармасак та, без Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм түгел. Зөлхиҗҗә аеның изге көннәрендә яшибез. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм хәдисләрендә Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнлегенең изге көннәр булып торуы җиткерелә. Әлеге көннәрдә тәкъбирләрегезне, тәхлилләрегезне, тәхмидләрегезне күп итеп әйтергә кирәк. Корбан гаетенә дә әзерләнергә кирәк. Корбан гаете – ул Аллаһы Сөбхәнәкә вә Тәгаләнең бер әләме, зур бер гыйбадәте. Аны зурласак, Аллаһының динен зурлыйбыз һәм дә хәерлектә булабыз. Ул әзерлек нәрсәдән гыйбарәт? Корбан чалырга акчабызны әзерлибез, шушы корбаннарыбызны нинди рәвештә бүләбез, кемгә тапшырабыз, мәҗлес үткәрәбезме, юкмы икәнлеген уйлыйбыз, балаларыбызга бүләкләр әзерлибез. Барысын да алдан уйлап куярга тиешбез. Корбан гаетен зурлау, игътибар салу – ул гыйбадәт. Кайсы мәчеттә намаз укыячаклыгыбызны да уйлап куярга тиешбез, туган авылыбызга кайтабызмы, әллә үзебезнең мәхәлләдә укыйбызмы? Зөлхиҗҗә аеның ун көне Гарәфә уразасы белән билгеле булып тора. Гарәфәдә булган хаҗилар уразаны тота алмый, ләкин дә без тота алабыз. Гарәфә көнендә тотылган ураза киләчәк елның һәм үткән елның хаталарын гафу итәргә сәбәп булып торачак, диелә пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм хәдисендә. Шушы изге көннәрдә Коръән укый алабыз, укый алмаганнар, Коръәнне тыңлый ала. Өстәмә намаз укып була, өстәмә дога кыла алабыз. Шуларның иң җиңеле – зекер кылу, «Аллаһу әкбар» «Сүбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ« дип кабатлау, «Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллаааһ» дип тәһлил әйтү, зекерләрне күбрәк кабатлау. Шушы изге көннәр вакытында башлана тәшрикъ көннәре. Быел 8 июль көненнән башлана. Һәр намаздан соң 23 тапкыр тәкъбирләребезне әйтәчәкбез, иншалла. Гарәфә уразасы тотсак, корбан чалсак, чалу эшләрендә катнашып, аларны оештырырга ярдәм итсәк, бик күп файда алырбыз үзебез өчен, иншалла.
Һәрбарчабызга да Гарәфә көннәрен хаҗилар сафында үткәрергә насыйп булсын!