Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмәгыйль Шәрәфиевнең хатыны Роза Шәрәфиева: «Шушы көнгә кадәр ул минем янда»

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы язмабызны «Татарстан яшьләре» газетасын 27 ел буе җитәкләгән, аның баш мөхәррире булган талантлы журналист Исмәгыйль Шәрәфиевка багышлыйбыз.

news_top_970_100
Исмәгыйль Шәрәфиевнең хатыны Роза Шәрәфиева: «Шушы көнгә кадәр ул минем янда»
Шәрәфиевлар гаиләсенең шәхси архивы. Дизайн - Светлана Щеглова

«Аңа мәкаләләр түгел, ә дога кирәк»

Татар журналистикасын Исмәгыйль Шәрәфиевтән башка күз алдына китереп булмый. 1990 елдан «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиевнең 2017 елда якты дөньядан китүе аяз көнне яшен суккандай булды. Бик күпләр бу хәлдән өнсез калды, ә коллектив үткен, кыю фикерле әйдәп баручы «әтисе» белән хушлашты. Татар журналистикасы дөньясы милли рухлы кыю журналистын мәңгелеккә югалтты.

«Татарстан яшьләре»нең тиражы 200-300 меңгә җиткәндә, бу газета үзгәртеп кору, тәрәккыять, милләтне уяту әсбабы булып хезмәт итте, дип яза журналист Римзил Вәлиев.

Исән булса, Исмәгыйль абыйга быел 73 яшь тулыр иде. Якты йолдыз булып балкыган журналистны искә алу йөзеннән, аның рухына багышлап, Исмәгыйль абыйның хатыны – озак еллар буе «Социалистик Татарстан» (хәзер «Ватаным Татарстан») газетасында корректор булып эшләгән Роза Шәрәфиева, кызлары – журналист Айгөл Шәрәфиева белән әңгәмә кордым. Барлык сорауларыма җавап ала алмасам да, булганыннан канәгать калдым. Чөнки Исмәгыйль абыйны югалту ачысы гаиләдә әле дә саклана, җан ярасы әле дә төзәлеп җитмәгән...

«Әтиемне хөрмәт белән искә төшерүегез өчен рәхмәт. Без бу интервьюга авырлык белән ризалаштык. Әнием: «Аңа мәкаләләр түгел, ә дога кирәк», – диде. Ә мин, йөрәкне телгәләгән югалтуны нинди сүзләр белән аңлатып бирә алырмын икән, дип борчылдым. Барлык сүзләр ниндидер арзанлы сүзләр булып тоелыр сыман», – диде Айгөл Шәрәфиева.

«Татар иле» газетасы архивы Фото: © Евгений Канаев

«Һәрнәрсәгә үз фикере бар иде»

– Роза апа, Исмәгыйль абыйны Сездән дә яхшырак белүче юктыр. Аның журналистика өлкәсендәге юлы турында сөйләсәгез иде. Һәм кайда, ничек таныштыгыз?

– Исмәгыйль – Казанда туып, Олы Әтнәдә дәү әнисе янында үскән егет. Урта мәктәпне дә Әтнәдә тәмамлаган. Аннан соң, Казан дәүләт университетының рус-татар филологиясе бүлегендә укый. Ә инде журналистикага килүе, мөгаен, язмыштыр. Казан дәүләт университетын тәмамлагач та, «Татарстан яшьләре» газетасында тәрҗемәче булып эшли башлады ул. Шуннан журналистика дөньясына «чумды». Шулай да, ул бу өлкәдә очраклы кеше түгел, мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган, хәтта поэмасы да бар иде. Әйтергә кирәк, бик эмоциональ, бай телле әсәр. Тыйнак кеше буларак, шигырьләрен беркайда бастырмады, күрсәтмәде (гомере буе редакциядә эшләсә дә). Һәм, иң мөһиме, аның һәрнәрсәгә үз фикере бар иде. Бик тә иҗади һәм парадоксаль фикерләү сәләте дә журналистикада «төпләнергә» мәҗбүр иткәндер.

Шәрәфиевлар гаиләсе архивыннан

Хәер, ул нинди генә профессиядә эшләсә дә, төшеп калганнардан булмас иде. Хәтта урам себерсә дә, анда аунап яткан шырпы күрмәс идең.

Профессияне без бергә «сайладык». «Татарстан яшьләре»ндә шундый-шундый эш бар, керергә микән?» – дигәч, мин: «Әлбәттә», – дидем. Һәм алга таба барлык күчеш-үзгәрешләр дә нәкъ шул схема буенча барды. Мин «бик акыллы кеше» булганга түгел, ә без бер гаилә булганга күрә. 4нче курсны тәмамлагач та өйләнешкән идек инде. Табигый, барлык проблемаларны, мәсьәләләрне бергә сөйләшеп хәл итә идек.

Казан университетының беренче уку көннәрендә үк – «бәрәңгедә» таныштык. Мин – бик оялчан, басынкы авыл баласы, аннан бик курка идем. Ул шулхәтле үткен, җор телле иде – нидер әйтеп, мине кызартыр, оялтыр, дип шүрли идем. Язмыш: укытучы безне амбарда капчыкларга орлык тутырырга җибәрде. Икебезне. Әмма ул миңа бик игътибарлы булды, жәлләде, арытмаска тырышты. Танышлык шуннан ары китмәде. 3нче курста укый башлагач кына, Татар халык хорында җырлаганда, ничектер, якынаеп киттек.

«Татар халык хоры» җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин архивы

Минемчә, икебезнең дә журналистикада эшләвебез бернәрсәгә дә я уңай, я тискәре йогынты ясамагандыр. Тормыш ул – күпкырлы. Кеше – шәхес, үзенең тәрбиясе, фикер сөреше, синең тирәдәге мохит һ.б. – барысы да яшәешеңне я җайлый, я көйсезләндерә. Кайда син яраклашасың, ә кайда «баш күтәрәсең».

«Исмәгыйльнең материалга таләбе – бармактан суырып язылган булмасын!»

– Исмәгыйль абый – татарның иң популяр, иң милли рухлы басмасын «Татарстан яшьләре» газетасын – 27 ел җитәкләгән кеше. Баш мөхәррир булганчы, ул тәрҗемәче, хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары вазифаларында эшли. Баш мөхәррир булырга тәкъдим иткәч тә, шундук бу эшкә алынмый, аны «көчләп» диярлек, коллегалары баш мөхәррир вазифасына билгели. Менә шушы вакытта нинди хисләр кичерде икән Исмәгыйль абый?

– Исмәгыйль «Татарстан яшьләре» газетасына «Идел» журналы редакциясеннән килде. Ул, бик тә җаваплы кеше буларак, баш мөхәррирлек вазифасына алынырга тәкъдим булгач, моны кош тоткандай шатланып кабул итмәде. «Мин карт бит инде, миңа 45 яшь», – диде. Киңәшләштек, билгеле.

Википедия

Эшкә тотынгач, төп максат – эшеңне җиренә җиткереп башкару. Иң беренче адымы – газетаның йөзен үзгәртү иде. Туры мәгънәсендә. Беренче бит бөтенләй үзгәрде – «хөкүмәт листогы»ннан бер карауда үзенә үк җәлеп итә торган биткә әверелде. Газетаның эчке бите дә, соңгы бите дә, эчтәлек тә, верстка да нык үзгәрде. Ул, «Идел»нең версткасын эшләүче буларак, газетаның макетын да үзе ясады. Мәкаләләргә башисем кую, редакцияләү, «татарчалаштыру» һ.б. эшләр – барысы да аның кулы, күзе, йөрәге аша үтә иде. Ул эшли башлаган еллар – үзгәртеп кору, хәбәрдарлык еллары. Журналистика өчен алтын еллар, сагынып сөйләргә генә калды. Иң төп тема – милләтнең проблемалары турындагы темалар. Нинди генә тема булмасын, Исмәгыйльнең материалга таләбе – «бармактан суырып» язылган булмасын, дәлилле, фикерле, татарча булсын. Чөнки безнең матбугатта калька теле бик борчый иде аны.

«Исмәгыйль Шәрәфиев мәктәбе» турында аның белән бергә эшләгән журналистлар яхшырак белә, ул турыда кайберләре сөйләде дә инде. Журналистның күзендә өмет чаткысы күрсә, ул аңа язар өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырыша иде. Бар, йөр, күр, сөйләш, аралаш – яз гына.

Газетаны тагын да популярлаштыру өчен төрледән-төрле конкурслар уйлап чыгара, оештыра – кыскасы, нинди мөмкинлек бар – бөтенесен дә эшкә җигәргә тырыша иде.

Бик кызыклы да, борчулы да тормыш кичерде «Татарстан яшьләре» газетасы ул эшләгән елларда. Журналистларның яшәү шартларын кайгырту – беренче чираттагы бурычларның берсе иде. Һәркемнең хәленә керергә, булышырга тырышты. Мин уйлыйм, күпләр аңа рәхмәтледер. Бәлки.

Фото: © Рамил Гали

Коллектив дигән нәрсә – ул бик катлаулы организм. Исмәгыйль, беркатлы, эчкерсез кеше буларак, хезмәткәрләрне бер-берсенә каршы куймады, коллективта дуслык булуын теләде. Аның җитәкчелек стиле шундый иде.

Материалларга таләп турында әйттем инде – алар дәлилле булырга тиеш. Чөнки аны төрле кеше төрлечә кабул итәргә мөмкин. Исмәгыйльнең әйтә торган сүзе: «Беркем дә барып чыккан кабахәт түгел». Шуңа күрә әйткән (язган) сүзең кешене үтерерлек булырга тиеш түгел. Мин хәзер бик үк хәтерләмим, судлашып йөрүчеләр булмады кебек. Редакциягә «аңлашырга» килүчеләр булгалады.

– «Татарстан яшьләре» газетасының тиражы кимү дә Исмәгыйль Шәрәфиев эшләгән вакытка туры килде...

– Матбугатның тиражы кимү – борчылдыра торган нәрсә. Хәзер бу инде сирәк күренеш түгел. Заман үзгәрә, үзгәрде – шуның белән бергә матбугат та, аның проблемалары да. Бүген бу проблемаларны башка мөхәррирләр хәл итә. Тормыш, үзенең күпкырлы чагылышында, яңа таләпләр куя. Мөхәррирләргә сәламәтлек, акыл, зирәклек телим.

«Ватаным Татарстан» сайты

«Шушы көнгә кадәр ул минем янда, каядыр чыккан гына кебек»

– Ихтимал, Исмәгыйль абый язып калдырган, басылып чыкмыйча калган язмалары бардыр, сакланадыр? Гадәттә, журналистлар олыгайгач, үз материалларын туплап, аны китап итеп чыгара. Исмәгыйль абый бу хакта уйланмадымы?

– Исмәгыйльнең архивы юк. Ул әллә кайчан язган әйберләрне китап итеп чыгаруга, автобиографик «әсәрләргә» ирония белән карый иде. «Эш күрсәтү»не бер дә яратмады. Кайбер шигырьләре хатлары белән бергә саклана.

Шәрәфиевлар гаиләсе архивыннан

Аның язмаларындагы фикерләр белән килешмәгәндә, мин үз фикеремне әйтә идем. Чөнки ул аларны баштан миңа укыта иде. «Иде» дип сөйләү бик сәер. Шушы көнгә кадәр ул минем янда, каядыр чыккан гына кебек.

Әмма... Иң авыры – интеллектуаль-рухи ялгызлык. Теге яки бу вакыйга турында нәкъ менә аның белән сөйләшәсе килә. Ә ул юк. Инде 6 ел була. Иртәгә Ураза гаете дигән көнне атнакич вафат булды. Сулышы өзелү белән үк, тирә-юньне яңгыратып, азан яңгырый башлады. Икенче көнне – Гает көнендә гүр иясе булды. Сулышы өзелгәч тә, дога укырга килгән танышыбыз Сәгадәт апа, керә-керешкә үк: «Изге җандыр бу!» – дигән иде. Җеназага килгән кешеләр дә шулай диеште. Исмәгыйльне искә төшерүегез өчен сезгә дә зур рәхмәт.

Шәрәфиевлар гаиләсе архивыннан

– Балаларыгыз, оныкларыгыз?

– Балаларыбыз итәгатьле, тәртипле. Кызыбыз Айгөл – татар тарихы буенча кечкенә балалар өчен «Бүгенге төрки каганат. Бөек Ефәк Юлы» дигән бик кызыклы китап авторы. Оныкларыбыз Солтанбулат, Нуриябану, Солтанбәк татар мәктәбендә укыйлар. Замана балалары – күп беләләр, кызыксыналар, һәрнәрсәгә үз фикерләре бар. Алар – бөтенләй икенче. Әмма милли рух, тәрбия үз урынында. Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен бик яраталар. Күптән түгел кечкенәләр белән Ркаил Зәйдулланың «Татар таҗы»н укып чыктык.

Шәрәфиевлар гаиләсе архивыннан

«Искиткеч гүзәл туган телебезнең күрә торып бозылуы йөрәккә бәрә»

– Роза апа, татар матбугатын укып барасыздыр. Сез, күп еллар корректор булып эшләгән кеше буларак, нинди хаталарга игътибар итәсез? Нәрсә белән канәгать түгелсез?

– Татар матбугаты турында нәрсә әйтим? Укыштырам, караштырам. Ни өчен «укыштырам»мы? Чөнки темалар – таныш, фикерләре – билгеле. Теле – шулай ук. Гафу үтенәм, катырак әйттем бугай. Искиткеч гүзәл туган телебезнең бозылуы (күрә торып бозылуы) йөрәккә бәрә. Мөхәррирләр, журналистлар татар классикасын күбрәк укысын иде. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев – безнең иң шәп укытучылар! Мин шуларны укыйм. Аларда безнең бөтен кайгы-хәсрәтләребез, сөенеч-шатлыкларыбыз – бөтенесе дә бар. Алар сине уйлата да, елата да, юата да. Ике аяклы мәхлукка әйләнмәс өчен, күңелеңдә бу хисләрнең беркайчан да югалмавы мөһим.

«Бүген матбугатта талымсызлык һәм затсызлык өстенлек алды»

– Айгөл апа, Исмәгыйль абый әти буларак, журналист буларак, хәтерегездә нинди булып истә калды?

– Әтиемнең бер фоторәсеме бар: ул анда редакция хезмәткәрләре белән бергә өмәдә. Җилкәсендә берничә көрәк, сәнәк. Бөтенесен бер җилкәгә өйгән. Ә әтием – баш мөхәррир. Әмма ул үзен «начальник» кебек тотмый иде. Минем хәтеремдә: ул я нәрсәдер төзәтә, яза, җир казый, утырта... Гомер буе тәүлекнең һәр минутында мин аны гел эштә-эштә-эштә күрдем. Аз сүзле Ир кеше иде ул.

Шәрәфиевлар гаиләсе архивыннан

Ә мин башка «начальникларны» да беләм. Хезмәткәрләр бер-берсен «ашасын» өчен бөтен шартларны тудыручыларны, «өч тиен» түләп, тау кадәр эш йөкләүчеләрне дә. Ә әтием: «Эшләгән кеше уч тутырып акча алырга, үзен кеше итеп хис итәргә тиеш», – дип әйтә иде.

...Мин эшләгән журналистикада принцип шундый иде – автор беркем түгел. Бары тик вакыйгаларны чагылдыручы көзге генә: җансыз, төссез, салкын. Әтием журналистикасында исә икенче төрле принцип иде: син йөрәгең белән тойганда гына яза аласың. Калын тиреле, туң йөрәкле кеше журналист була алмый. Минем фикеремчә, бүген матбугатта талымсызлык һәм затсызлык өстенлек алды.

«Ул һәрвакыт Чын булып калды»

– Әтиегезне сагынасызмы?

– Әйе. Әтием бар нәрсәне дә алдан ук белә һәм сизә, һәрвакыт хаклы булып чыга иде. Әмма беркайчан да үзенең хаклы булуын башка күсәк белән «бәреп» исбатламый. Хәтта «кемнең кем икәнен» белгән сурәттә дә, бу кешенең җанында яктылык булуына ышана иде. Ул һәрвакыт Чын булып калды, теләсә кайсы ситуациядә дә.

Диагнозын белгәч тә, әниемә: «Такова са ля ви», – диде. Бернинди зар, елау, сыктау ишетмәдек. Ул һаман нидер эшләде: язды, төзәтте, казыды, утыртты. Һәрвакыттагыча сөйләшми генә эшли. Ир Кеше. Күз алдымда: әти-әнием эскәмиядә утыра, икесенең дә йөрәгендә – бер-берсе өчен борчылу, бер-беренә юаныч булырга тырышу.

...Үкереп елыйсы килә. Безнең гаиләдәге ир-егетләр барысы да Әтиемә охшаганнар: энем дә, аның улы да, минекеләр дә. Аларда бернинди ваклык юк. Алар җаваплылыкны үз өсләренә ала торган, үзләрен түгел, ә кешеләрне жәлли торган ир-егетләр. Чын Ирләр.

Шәрәфиевлар гаиләсе архивыннан

  • Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев – 1950 елның 12 ноябрендә Казанда туа, 1973 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетында эшчәнлеген ул тәрҗемәче буларак башлый, аннары хатлар бүлеге җитәкчесе, җаваплы сәркатип, редактор урынбасары була. «Идел» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли. 1990 елда «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире итеп билгеләнә.
  • 2017 елда Татарстан матбугаты көнендә узган «Бәллүр каләм» чарасында Исмәгыйль Шәрәфиевка, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Гран-при бирелде. Хастаханәдә булу сәбәпле, бүләккә бирелгән «Лада Калина» автомобиле ачкычлары аның кызы Айгөл Шәрәфиевага тапшырылды. 2017 елның 22 июнендә Казанда вафат булды. Әтнәдә җирләнгән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100