Исламия Мәхмүтованың кызы Ләйсән әнисе сүзләренә язылган җырын тәкъдим итте
Җыр «Үпкәләмә, җанашым» дип атала.

Җырчы Ләйсән Мәхмүтова яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Үпкәләмә, җанашым» дип атала. Җырның сүзләрен җырчының әнисе, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова һәм Альбина Бәширова язган. Көй авторы — Ләйсән үзе.
«Дусларым, бу минем сезгә Яңа елга бүләгем», — дигән Ләйсән Instagramда.
«Исламия апа ямьсез җыр язмас», «Ничек көттем мин бу көнне», «Иҗат чишмәң саекмасын» дип комментарийлар калдыралар язылучылары.