Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исламга каршы Гирт Вилдерс Нидерландта сайлауларда җиңеп бара

news_top_970_100
Исламга каршы Гирт Вилдерс Нидерландта сайлауларда җиңеп бара
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Исламга каршы чыгышлар ясаучы Гирт Вилдерс Нидерландта сайлауларда иң күп тавыш җыя. Сайлауда җиңү аңа идарә итүче коалиция төзү турында сөйләшүләр алып барырга һәм, бәлки, илнең премьер-министры булырга мөмкинлек бирәчәк.

Вилдерсның җиңүе һәм идарә итүче коалиция төзү сәләте Европа сәясәтендә сейсмик шок тудырачак, дип язучылар бар. Аның сайлау алды программасы Нидерландның Евросоюздан чыгуы һәм сыену сорап мөрәҗәгать иткән чит ил кешеләрен (беженец) кабул итүне тулысынча туктату турында референдум үткәрүне таләп итә.

Ул шулай ук Нидерландка мөселман илләреннән күченеп килүчеләрне кертүне туктату, яулык бәйләүчеләргә салым кертү һәм Коръән, мәчетләр һәм ислам мәктәпләрен тыю юлы белән ислам динендә булучылар санын бетерү яклы.

Вилдерс 2014 елда, сайлау алды митингында, илдә «Марокко кешеләре аз булсын» дип кычкырып йөрүчеләрнең җитәкчесе булганга, дискриминация өчен хөкем ителгән. Ул Израильнең тарафдары һәм Рамаллада Нидерландларның дипломатик вәкиллеген ябуны яклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100