Исламда хатын-кыз, ана хакы, кыз бала үстерү, бала төшерү турында - хәзрәт аңлата
Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев Ислам динендә хатын-кызның урыны, ана булу, бала төшерү кебек җитди мәсьәләләр турында аңлатты.
«Хатын-кыз ана булу өчен яратылган»
Ислам дине ир-ат белән хатын-кызның табигый үзенчәлекләрен һәм аермаларын таный. Бүгенге заман цивилизациясе аларны бөтенләй тигезләргә тырышса да, физиологик яктан бу мөмкин түгел. Хатын-кыз, иң беренче чиратта, әни булу, бала табу һәм аны имезү өчен яратылган.
Табиблар әйтүенчә, бала тапкан вакыттагы сызлану 20 сөякнең берьюлы сыну авыртуына тиң. Мондый сынауга кайсы ир-ат чыдар иде икән? Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәкъ менә шул вазифаны үтәр өчен гаять көчле итеп яраткан. Аның көче авыр рельслар яки асфальт күтәрүдә түгел, ә яңа гомер дөньяга китерүдә, төннәр буе йокламыйча бала карауда чагыла. Хатын-кыз моның өчен бик зур әҗер-савапка ия.
«Мин бала таптым да, моның белән бетте», – дип уйларга ярамый. Ана кешенең бала тапкандагы һәрбер ыңгырашуы, һәрбер сызлануы һәм сабые өчен уздырган һәр йокысыз төне өчен Аллаһ хозурында бетмәс-төкәнмәс саваплар языла.

«Ана хакы – беркайчан да үтәп бетергесез бурыч»
Сәхабә Габдулла ибн Гомәр радыйаллаһу ганһү янына бер ир-ат килә. Ул Кәгъбәтуллаһ тирәсендә әнисен аркасына күтәреп тәваф кылып йөргән була. Бу кеше: «Әй Аллаһ илчесенең сәхабәсе! Мин Йәмәннән үк әниемне җилкәмә күтәреп килдем һәм аның белән хаҗ кылдым. Мин әнием алдындагы хакымны үтәдемме?» – дип сорый.
Ибн Гомәр исә аңа: «Синең бу олуг гамәлең әниеңнең сине тапкандагы бер генә тулгак авыртуын да капламый!» – дип җавап бирә.
Кеше ата-анасының кадерен үзе бала сөйгәч кенә тулысынча аңлый. Кыз бала үзе ана булгач кына әнисенә никадәрле авыр булганын төшенә, ир бала да, әти булгач, төне буе елаган баланы күтәреп йөргәндә, әти-әнисенең нинди мәшәкатьләр кичергәненә төшенә. Безнең әниләребез дә безне шулай йокысыз төннәр аша үстергәннәр.
Ислам дине гаилә коруны, балалар табуны хуплый, бу – Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Яшьләр вакытында өйләнешергә, гаилә корырга тиеш.
«Бала табарга теләмим, болай гына (гражданлык никахы белән) яшим» дигән фикер – мөселманнарга ят күренеш. Үз гаиләңне корып, балалар үстереп яшәгәндә генә кеше үз ата-анасының аның өчен ризыгын һәм киемен жәлләмичә кылган фидакарьлеген хакыйкый бәяли ала.
«Өч хөрмә җимеше һәм кызлар үстерү савабы»
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм заманында Гаишә анабыз радыйаллаһу ганһә янына ике кыз баласын ияртеп бер фәкыйрь хатын керә. Гаишә анабыз аларга бирергә өч хөрмә (финик) җимеше генә таба. Ул берәр хөрмәне балаларга, ә өченчесен хатынга бирә. Кызлар үз җимешләрен ашап бетерәләр дә, әниләренең кулындагы хөрмәгә карыйлар. Шул вакыт бу мәрхәмәтле ана үзенең хөрмәсен дә икегә бүлә һәм кызларына каптыра.
Гаишә анабыз бу күренешкә бик таң кала һәм Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм өйгә кайткач, бу хакта сөйләп бирә. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Аллаһ бу хатынга шушы мәрхәмәтлелеге өчен җәннәтне вәгъдә итте», – ди.
Исламда кыз балаларны тәрбияләү – бик зур савап. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Кем дә кем өч кыз бала үстерсә (икенче бер риваятьтә – ике кыз үстерсә дә), Аллаһ аңа җәннәт бирер һәм җәһәннәмнән коткарыр», – дигән.

«Ризыкны Аллаһ бирә»
Бала үстерү, әлбәттә, җиңел түгел. Шуңа күрә бүгенге көндә күпләр, матди авырлыклардан курыкканга, күп бала алып кайтырга батырчылык кылмый. «Миңа ашарга җитмәс, кием яки машина ала алмам, фатир кирәк булыр», – дип борчылалар. Әйе, матди байлык кирәк. Әмма мөселман кешесе ризыкны да, сәламәтлекне дә фәкать Аллаһ бирүче икәнен истә тотарга тиеш.
Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә бик ачык итеп кисәтә: «Фәкыйрьлектән (ачлыктан) куркып, балаларыгызны үтермәгез! Без аларны да, сезне дә ризыкландырабыз» (әл-Исра, 31).
Бала үз ризыгы белән туа, һәм аңа тиешле бәрәкәтне Аллаһ Үзе иңдерә.

Исламда ана карынындагы балага мөнәсәбәт
Кызганычка, бүгенге җәмгыятьтә аборт ясату – кеше үтерүгә саналмый. Әмма медицина раславынча, карындагы баланың бик иртә йөрәге тибә башлый, кул-аяклары, башы, бөтен әгъзалары формалаша. Шуңа күрә аборт ясату асылда тыелган, кайбер искәрмә очракларда гына, тиешле шартлар белән генә рөхсәт ителә ала. Мөселман кешесе моңа бик сак карарга, сабыйның Аллаһ биргән нигъмәт, олуг бүләк икәнен аңларга тиеш. Һәм онытмаска кирәк: бу сабый синеке генә түгел, ул – Аллаһныкы.
Статистикага күз салсак, бүгенге көндә Казанда гына да һәр бишенче хатын-кыз бала таба алмый, балага уза алмый дип әйтәләр. Әгәр дә бу шундый гади әйбер булса, теләгән һәркем җиңел генә узар иде. Булдыра алмыйлар бит, чөнки яңа гомер яралу – фәкать Аллаһ тәкъдире һәм Аның язмышы белән генә була торган Илаһи могҗиза.
Әгәр Аллаһ балага узу нигъмәтен биргән икән, аны сакларга, күтәрергә кирәк. «Ничек булыр, ничек үстерербез?» – дип артык борчылып, өметсезлеккә бирелергә түгел, Аллаһка тәвәккәлләргә кирәк.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Ул – ана карыннарында сезгә Үзе теләгәнчә сүрәт (кыяфәт) бирүче», – ди (Әлү Гыймран, 6).
Баланы ана карынында Аллаһ Үзе тәрбияли һәм Үзе үстерә.